Ишбулатов Рәхим Усман улы (7 апрель 1911 ел18 июнь 1967 ел) — рәссам, 1939 елдан СССРның Рәссамнар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1961).

Рәхим Ишбулатов
Туган телдә исем баш. Рәхим Усман улы Ишбулатов
Туган 7 апрель 1911(1911-04-07)
Ырынбур өязе[d], Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 18 июнь 1967(1967-06-18) (56 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Рәхим Усман улы Ишбулатов 1911 елның 4 апрелендә Ырынбур губернасы Ырынбур өязе Габҗәлил авылында туган.

1934 елда Башкорт сәнгать техникумын, 1936 елда — РСФСРның Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Югары музей курсын тәмамлаган.

Аннары Уфа каласындагы 1905 ел исемендәге Революция музееның, 1938-1941 елларда Башкорт сәнгать музееның гыйльми хезмәткәре булып эшли. Бер үк вакытта 1937-1941 һәм 1945-1953 елларда Башкорт театр-сәнгать училищесында укыта.

1947-1953 һәм 1957-1958 елларда Рәхим Ишбулатов БАССРның Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе вазифасын башкара[1].

Иҗаты үзгәртү

Реалистик Р. У. Ишбулатов. Сынмаган рух(1966). БДХМ юнәлеш вәкиле; әсәрләренә тыныч колорит һәм ачык композиция хас. Күп эшләре туган як тарихына («Салаватны алып киләләр», 1940; «Башкортлар Берлинда. 1763», 1950) һәм хәрби тематикага («Җиңү бәйрәме», 1946; «Пограничниклар», 1960) багышланган. 50-нче еллар. — лирик пейзажлар («Җәй», «Дим үзәне»), плакатлар («Без тынычлык яклы»), 60 нчы еллар. портретлар («Г. Сәләм», «М. Тажи») иҗат итә. Респ. сынлы сәнгатенә багышланган мәкаләләр авторы. 1940 елда алып күргәзмәләрдә, Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1955) катнаша. Шәхси күргәзмәсе — Уфа (1961). Эшләре БДХМ җыелмасында саклана. Укучылары арасында Б. Ф. Домашников, Ф. А. Кащеев, Ә. Ф. Лотфуллин, Р. М. Нурмөхәммәтов, А. В. Пантелеев.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Ишбулатов Рәхим Усман улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.