Рәхимҗан Хөсәенов

Рәхимҗан Хөсәенов, Рәхимҗан Сабит улы Хөсәенов (1953 елның 5 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балтач районы, Түбән Кенә) ― авыл хуҗалыгы һәм муниципаль эшлекле, 1997 елдан Саба районы хакимияте башлыгы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1992), Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты (1995). 1997-1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Рәхимҗан Хөсәенов
Туган телдә исем Рәхимҗан Сабит улы Хөсәенов
Туган 5 гыйнвар 1953(1953-01-05) (71 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Түбән Кенә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле
Бүләк һәм премияләре Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясе - 1995 Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре - 1992

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 5 гыйнварында ТАССР Балтач районы Түбән Кенә авылында туган. Әтисе Сабит ― Бөек Ватан сугышы ветераны, тракторчылар бригадиры булып эшләгән, гармунчы.

1970 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлап, кыска вакыт колхоз производствосында эшләп ала. 1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

«Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтының мкханика факультетын тәмамлаган (1978).

Хезмәт юлын Яшел Үзән районында башлап җибәрә: Ильич исемендәге күмәк хуҗалыкка (Күгәй авылы) баш инженер булып эшкә килә. 1981-1984 елларда ― Күгәй авыл советы рәисе.

1985 елда ― Норлат районы «Сельхозхимия» оешмасында баш инженер.

1986 елдан Арча районында: 1986-1988 елларда КПСС райкомында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, 1988-1993 елларда 8 март колхозы рәисе, 1993-1997 елларда район башлыгының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

1997-1999 елларда ― Саба районы хакимияте башлыгы, халык депутатларының Саба район Советы рәисе.

1999-2004 елларда ― «Татсельхозтехника»ның генераль директоры урынбасары.

2004 елдан «Татарстан сөте» (2004 елдан «Вамин-Татарстан») ААҖ генераль директоры урынбасары, ААҖ агросәнәгать комплексы җитәкчесе.

2012 елның июненнән пенсиягә чыкканчы ― Питрәч районының «Простор» АПК ААҖнең генераль директоры урынбасары.

2015-2016 елларда – Гаврилов исемендәге ААҖ (Саба районы, Тимершык) гамәлгә куючы һәм директоры[1].

Иҗтимагый эше үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү