Рәфкать Таҗиев

хирург-онколог (Казан-Яр Чаллы, Татарстан, Россия)

Рәфкать Таҗиев, Рәфкать Минһаҗ улы Таҗиев (1943 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Бәзәкә2021 елның 4 июле, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― табиб (хирург-онколог), медицина фәннәре докторы (1997), Казан ГИДУВы һәм КДМУ профессоры (1998), Менделеевск шәһәренең «Мактаулы гражданы» (2012), Татарстанның (1995) һәм Россиянең (2013) атказанган табибы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2014).

Рәфкать Таҗиев
Туган телдә исем Рәфкать Минһаҗ улы Таҗиев
Туган 1 май 1943(1943-05-01)
СССР, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Бәзәкә
Үлгән 4 июль 2021(2021-07-04) (78 яшь)
РФ, ТР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб-хирург
Җефет Гөлүзә Миннегали кызы
Балалар кызы Гүзәл, улы Рөстәм, табиблар
Ата-ана
  • Минһаҗ (әти)
  • Рәхимә (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның (1995) һәм Россиянең (2013) атказанган табибы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2014).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1943 елның 1 маенда Татарстан АССР Бондюг (1963 елдан Алабуга, 1985 елдан Менделеевск) районы Бәзәкә авылында күмәк хуҗалык рәисенең күп балалы гаиләсендә туган. Сугыш елларында бер-бер артлы туганнары, үз әнисе вафат булган. Үги әни белән үскән. Бәзәкә урта мәктәбен (1960), «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факультетын (1966) тәмамлаган.

  • 1966―1969 елларда ― Чуаш АССР Ялчык районы үзәк хастаханәсе хирургы һәм баш табибы.
  • 1969―1971 елларда Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасында клиник ординатурада укыган.
  • 1971―1981 елларда Республика онкология диспансерында абдоминаль, аннары торакаль онкология бүлеге мөдире булып эшли.
  • 1981 елдан ― Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасы ассистенты.
  • 1983 елда «Ашказаны яман шеше хирургиясендә спленопанкреатогастрэктомия» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.
  • 1986 елдан ― Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасы доценты.
  • 1988 елда Халык мәгарифе буенча Дәүләт комитеты хирургия һәм онкология кафедрасы буенча «доцент» дигән гыйльми исем бирә.
  • 1990―1993 елларда кафедра мөдире в. б.
  • 1993 елда хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире итеп сайлана.
  • 1997 елда РМФА онкология фәнни үзәгендә «Ашказаны һәм кардиоэзофагеаль өлкәнең яман шешен хирургик дәвалауда бермоментлы операцияләр» дигән темага докторлык диссертациясен яклый.
  • 1998 елда Россиянең Гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы карары белән хирургия һәм онкология кафедрасы буенча «профессор» гыйльми исеме бирелгән.
  • 1998 елда Петр Фән һәм сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайланган.
  • 2014 елдан 2019 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең (АМЯХ, рус. БСМП) онкология бүлегендә эшләгән[1].

Онкохирургиянең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган 120 фәнни эш бастырып чыгарган. Аның җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 5 кандидатлык диссертациясе якланган. Берничә тапкыр фәнни конференцияләрдә, съездларда докладлар белән чыгыш ясаган. 250дән артык операция ясап, республикада ашказанының яман шеше хирургиясе үсешенә зур өлеш кертә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рәхилә Мирзаянова. Гомер мизгелләре бүләк итәм. Казан утлары, 4.06.2016
  2. Тазиев Рафкат Мингазович. 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. Министерство здравоохранения РТ
  3. Татарстанда танылган онколог-хирург Рәфкать Таҗиев вафат. Интертат, 4.07.2021
  4. Роза Булатова. Дарующий надежду на здоровье. «Менделеевские новости», 3.05.2013(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү