Рәсим Яхин

хәрби хезмәткәр, Паралимпиада катнашучысы.

Рәсим Яхин, Рәсим Ринат улы Яхин (Азәрбайҗанда: Rasim Rinatoviç Yaxin[1], Азәрбайҗан, Баку) — Азәрбайҗан Кораллы көчләре хәрби хезмәткәре, илнең Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең махсус билгеләнештәге бүлекчәсе прапорщигы. Икенче Карабах сугышында (2020) катнашучы. Азәрбайҗанның Паралимпиада атлетика җыелма командасы әгъзасы.

Рәсим Яхин
Туган телдә исем Рәсим Ринат улы Яхин
Туган Азәрбайҗан, Баку
Милләт татар
Ватандашлыгы Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Бүләк һәм премияләре «Азәрбайҗан Байрагы» ордены
«Хәрби хезмәтләренә күрә» медале
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале - 2022

Шушаны азат итү өчен сугышта(рус.) (29 октябрь - 8 ноябрь, 2020) сул күзен һәм сул кул чугын югалткан. «Азәрбайҗан Байрагы» ордены, «Хәрби хезмәтләренә күрә» медале һәм Азәрбайҗанның Фүзули, Кәлбәҗәр, Җәбраел һәм Шуша районнарын азат итүдә катнашкан өчен медальләр белән бүләкләнгән. [2]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Азәрбайҗан башкаласы Бакуда туган. Милләте буенча татар.[3] Сәбаил районының(азәр.) 162нче урта мәктәбен тәмамлагач, хәрби хезмәткә алынган – Милли гвардиянең (Президент гвардиясе) махсус билгеләнештәге отрядында хезмәт иткән. Эчке эшләр гаскәренең Югары хәрби мәктәбен тәмамлаган. 2011 елдан эчке эшләр гаскәрендә хезмәт итә.

Прапорщик Рәсим Яхин Икенче Карабах сугышының(рус.) (44 көн барган Ватан сугышы) беренче көннәрендә үк фронтка китә. Муров биеклеген, Җәбраел, Фүзули, Хоҗавәнд (Мартуни), Һадрутны һәм Шуша шәһәрен азат итү өчен сугышчан операцияләрдә катнаша. Карабах энҗесе булган Шуша өчен соңгы көрәш герой өчен иң катлаулысы булган, дошман ягы минометтан утка тотканнан соң, авыр җәрәхәтләр алган, үзенең сугышчан иптәше Исмаил Гасабовны (Газах районы Чайлы авылыннан), өлешчә күрү сәләтен һәм сул кул чугын югалткан.[4][5].

Шушада авыр яралангач, Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләре хәрби госпиталендә өч мәртәбә операция кичергән. Хәрби академиядә реабилитация узган. Дәвалангач, Азәрбайҗан хөкүмәте өр-яңа биопротезлар, ике бүлмәле фатир биргән. Ветеран «Хәрби хезмәтләренә күрә» медале белән бүләкләнгән.[6]

Спорттагы уңышы үзгәртү

2022 елның маенда Азәрбайҗанның Паралимпиада атлетика җыелма командасы әгъзасы Рәмис Яхин Ноттвильда (Швейцария) Гран-прида уңышлы чыгыш ясаган: ядрә этәрү (спортчы F46 категориясендә чыгыш ясаган, анда өске очлыкларын югалткан атлетлар керә) ярышларында ул 11,71 метр нәтиҗә күрсәтә һәм алтын медаль яулый.[7][8]

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, кызлары Алсу, Әминә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2021 – «Азәрбайҗан Байрагы» ордены – «дәүләтнең бәйсезлеген һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүдәге аерым казанышлары өчен, шулай ук хезмәт вазыйфаларын башкарганда аерылып торган өчен»[9]
  • «Хәрби хезмәтләренә күрә» медале
  • Җәбраел, Фүзули, Хоҗавәнд (Мартуни), Һадрутны һәм Шушаны азат итән өчен медальләре
  • 2022 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале[10]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Silahlı Qüvvələrin hərbi qulluqçularının təltif edilməsi haqqında Sərəncamı(азәр.)
  2. 🇦🇿 Президент Азербайджана Ильхам Алиев наградил.. Известные, выдающиеся татары. Татарский мир.
  3. Мы продолжаем цикл рассказов о наших героях. История Азербайджана, 19.12.2020(рус.)
  4. Боевой путь Расима Яхина. Информационно-культурный портал InCity.az, 30.10.2021(рус.)
  5. Выжил, несмотря на тяжелое ранение. Sputnik Азербайджан, 11.02.2021(рус.)
  6. Мы продолжаем цикл рассказов о наших. История Азербайджана в YouTube
  7. Ветеран Карабахской войны Расим Яхин завоевал золотую медаль в Швейцарии. Информационно-культурный портал InCity.az, 26.05.2022(рус.)
  8. Потерявший запястье и глаз ветеран Отечественной войны победил на соревнованиях в Швейцарии. 2022 елның 1 декабрь көнендә архивланган. drift.az, 28.05.2022(рус.)
  9. Турция не скрывает заинтересованности. 2022 елның 1 декабрь көнендә архивланган. Экономика сегодня, 28.06.2021
  10. Фарида Багирова. Рустам Минниханов наградил ветерана Второй Карабахской войны, гражданина Азербайджана Расима Яхина. 1news.az, 29.11.2022(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү