Рәсимә Гыйльманова

Гыйльманова Рәсимә Хәмбәл кызы (3 гыйнвар 1963 ел) — географ, геоморфолог. Техник фәннәр докторы (2010), профессор.

Рәсимә Гыйльманова
Туган 3 гыйнвар 1963(1963-01-03) (61 яшь)
БАССРның Благовар районы Иске Шырлык авылы
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре географ, геоморфолог.
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Рәсимә Хәмбәл кызы Гыйльманова 1963 елның 3 гыйнварында БАССРның Благовар районы Иске Шырлык авылында[1] туган. 1986 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Укыган вакытта ук, 1980 елдан Башкортстан нефть гыйльми тикшеренү һәм проект институтында эшли.

Университетны тәмамлаганнан соң 1986 елдан «Нефтеотдача» гыйльми техник университетында эшли.

1991 елдан бирле «Нефтегазтехнология» гыйльми җитештерү берләшмәсендә төп геолог вазифасында хезмәт итә. 1997 елдан алып биредә ук өлкән гыйльми хезмәткәр, 2000 елдан — баш технолог, 2003 елдан — директор урынбасары вазифаларын били.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни-җитештерү эшчәнлеге нефть һәм газ яткылыкларын үзләштерүгә һәм файдалануга бәйле. Р. Х. Гыйльманова катнашлыгында күп катламлы яткылыкларны эшкәртүнең геотехнологик нигезләре камилләштерелә, геофизик мәгълүматны анализлау, яткылыкларының геолог математика модельләрен эшләү, яткылыкларны суландыру системасын камилләштерү методикалары эшләнә. Эш нәтиҗәләре «Татнефть» ААҖ-дә кулланыла[1].

Р. Х. Гыйльманова — 50 дән артык фәнни хезмәт һәм 2 уйлап табу авторы.

Төп гыйльми хезмәте

Разработка нефтяных пластов в поздней стадии. Т.1. Геология и разработка нефтяной залежи в поздней стадии. М., 2004 (автордаш).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Гильманова Расима Хамбаловна, archived from the original on 2021-05-07, retrieved 2021-05-07 

Сылтамалар үзгәртү

  • Гыйльманова Рәсимә Хәмбәл кызы// Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» ғыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.