Хисамова Рәмзия Ислам кызы (18 август 1947 ел) — совет һәм Россия театр актеры. 1969 елдан ССРБ Театр эшчәннәре берлеге әгъзасы. Башкорт АССР-ының халык артисты (1989).

Рәмзия Хисамова
Туган 18 август 1947(1947-08-18) (76 яшь)
Иске Хәлил[d], Дыван районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры

Биографиясе үзгәртү

Рәмзия Ислам кызы Хисамова 1947 елның 18 августында Башкорт АССР-ының Дуан районы Иске Хәлил авылында туган.

1966 елда Уфа сәнгать училищесын (педагогы Илшат Йомагулов), ә 1999 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагоглары Ф. К. Касимова, А. К. Лощенко) тәмамлый.

1966 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли башлый, 1971-1975 елларда Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театрында эшли һәм, кире Уфага кайтып, үз сәхнәсендә иҗатын дәвам итә.

Амплуасы — драматик геройлар, әбиләр рольләре.

Шигырьлщр яза. Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында Марат Әбүзәровның «Ызан» («Межа»; 1996), Башкорт драма театрында Илшат Йомагуловның «Чәчәннәр»; автор белән бергә спектакльләрен сәхнәгә куя.

Гаиләсе: ире Илшат Йомагулов — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты, улы Айсуак Йомагулов[1] — Башкорт дәүләт академия драма театры артисты, режиссер; 2010 елда Башкортстан Республикасының кинематографистар Берлеге җитәкчесе итеп сайлана.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкорт АССР-ның халык артисты (1989)
  • Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1980)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү