Рәис Фәтхетдинов

Рәис Фәтхетдинов (Рәис Әхмәт улы Фәтхетдинов) – галим-икътисадчы, профессор, дәреслекләр авторы, икътисад фәннәре докторы. РФ атказанган фән эшлеклесе.

Рәис Фәтхетдинов
Туган телдә исем Рәис Әхмәт улы Фәтхетдинов
Туган 26 июнь 1938(1938-06-26)
Чиләбе өлкәсе, Златоуст шәһәре
Үлгән 26 июнь 2009(2009-06-26) (71 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре РФ хөкүмәте премиясе
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]
Сайт http://www.fathutdinov.ru/

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Р. Фәтхетдинов китабы. 2008(рус.)

1938 елның 26 июнендә Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә туган. Копейск шәһәре тау техникумын, Донецк политехника институтын (1966) тәмамлаган. Тау мастеры, конструктор, фәнни хезмәткәр булып эшләгән. «Сыйфатны планлаштыру һәм икътисад» темасына кандидатлык (1972), «Машиналарның эффектлылыгын күтәрү» темасына докторлык (1989) диссертацияләре яклый.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • Хәрби хезмәттә була.
  • Донецк дәүләт университетында доцент булып эшли.
  • Уфа авиация институтында эшли.
  • 1977-1989 Краснодар төбәк фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире.
  • 1989 елдан Мәскәү дәүләт инженер экологиясе дәүләт университетында (МИХМ), ВЗФЭИ, МАИ, инновацияләр менеджменты академиясендә, РФ президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясендә кафедра мөдире, Мәскәү финанс-сәнәгать академиясендә профессор булып эшли.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

40 еллык гыйльми эшчәнлеге чорында икътисад һәм фәнни-техник алгарыш белән идарә итү, стратегик маркетинг, көндәшлелек, менеджмент төрләре, оешмаларның көндәшлеге белән идарә итү буенча 310 фәнни хезмәт, 10 дәреслек (320 мең тираж белән) язган.[1]

Кызыклы факт үзгәртү

Нәшер ителгән дәреслекләренең саны, аларның тиражы һәм башка авторларның алардан өземтәләр китерүе буенча Россия буенча лидер санала.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • РФ атказанган фән эшлеклесе.
  • РФ хөкүмәте премиясе
  • Иван Ильин исемендәге премия.
  • РФ сәүдә-сәнәгать пулаты дипломы һәм шәрәфле тамгасы.

Сылтамалар үзгәртү

Р. Фәтхетдиновның шәхси бите 2015 елның 9 февраль көнендә архивланган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шәхси сайтының «Фәнни хезмәтләр исемлеге» бүлегендә, archived from the original on 2015-02-09, retrieved 2015-02-25 
  2. Шәхси сайтында, archived from the original on 2015-02-09, retrieved 2015-02-25