Рәдүт (Ырынбур өлкәсе)

Рәдүт (рус. Никитино, элек Никитинский редут) — Ырынбур өлкәсе, Сарыкташ районындагы татар авылы. Авылны көнчыгыш, төньяк hәм көнбатыштан Сакмар елгасы урата.

Рәдүт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чёрноотрожский сельсовет[d][1]
Почта индексы 462113
Карта

Тарихи белешмә үзгәртү

1742 елның сентябрендә Никитинский редут буларак нигезләнә. Ырынбурдан Сакмар кальгасе аша узгач 59-нчы чакрымда — Пречистинский, ә аннан ары 47-нче (Ырынбурдан — 106) чакрымда Олы Иек тамагы тәңгәлендә Воздвиженский кальгасе. Шул сузымда ике хәрби ныгытма редут та эшләнә: Пречистинскийдан 23-нче чакрымда — Никитинский, ә Воздвиженскийдан үрдәрәк 30-нчы чакрымда Чуртанлы елгасы тамагында аны уң яклап — Желтый редуты.

Никитинскийга солдатлар Татарстанның Чишмә крепостеннән күчерелә. Соңрак солдат халкы казачийлар катлавына билгеләнә. 1768 елда яңа кешеләр: Казан губернасыннан Солтанавыл нугайлары килеп утыра.[2]

Авылда яшәүче ир-ат халкы сакчылар хезмәтенә билгеләнә. Алар чикләрне казак урдасыннан саклый, 1812 ел сугышында катнаша. Рәдүттән 5 чакрым булган Каравыл, 6 чакрымдагы Маяк тауларына кадәрге җиргә хуҗа булалар. Черкас волостенә карый.

Авыл тиз үк ике мәчеткә дә ия булып ала. Хәлле казакларның ир балалары Ырынбурда, ә кыз балалар Каргалыда укый башлый. Ярлылар исә барлык фәнни, дини гыйлемнәрдән ерак булып, надан калалар. Совет власте урнашканнан соң, 1919 нчы елның сентябреннән башлап, мәдрәсә мәктәпкә әверелеп, башта ШКМ, аннары Рәдүт урта мәктәбе булып китә. 1937 елны мәчетнең манарысы төшерелеп, ул районның балалар ял йорты (пионерлар лагере) ителә.

Танылган шәхесләр үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү