Рүзәл Мөхәммәтшин

Рүзәл Мөхәммәтшин - журналист, яшь шагыйрь, драматург, публицист. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2013).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 25 май 1989(1989-05-25) (34 яшь)
Туу урыны Татар Толлысы, Чарлы авыл җирлеге[d], Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре публицист, драматург, журналист, шагыйрь
Эш урыны «Идел» журналы һәм Безнең мирас
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Бүләкләр
 Рүзәл Мөхәммәтшин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы 1989 елның 25 маенда Кукмара районының Татар Толлысы авылында дөньяга килә. Беренче өч сыйныф белемне туган авылында алганнан соң, җиде ел күрше авылдагы рус мәктәбендә укый. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый. «Идел», «Безнең мирас» журналларында эшли. «Каралама» (2010), «Бүре мин» (2014) китаплары авторы. «Ак бүре» либреттосы авторы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2013). Хәзерге вакытта аңа 32 яшь.

Цитаталары үзгәртү

«Иҗатка керә башлаганда ук: затсыз, кадерсез, кыйммәтсез, маразматик әйберләр язып, үзем шуларны яхшы әсәр санап йөрмәсәм иде, дигән курку булды».

«Мин – милләтче. Моны яшермим дә. Милләтче булуым башка халыкларны күралмау түгел, үз халкымны ярату, аны башка халыклар янында тиң күрү».

«Безнең әдәбиятта бармы көчле язучылар? Бар! Димәк, татар әдәбияты да – тере әдәбият. Татар әдәбияты – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Марсель Галиев һәм башкалар ул».

Шигырьләре үзгәртү

  • Сагыш
  • Аккош артыннан
  • 300 чакрым
  • Син киттең
  • Милләт юк ул, диләр

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • "Идел" журналы. Рүзәл Мөхәммәтшин: "Халык күпсенмәсә, шагыйрь мин".
  • "Ватаным Татарстан" газетасы.

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Миләүшә, сабакташлар; уллары Идел (2013)[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гөлүсә Закирова. «Милләтебезгә файдалы кеше үстерәсе килә». «Гаилә һәм мәктәп», 2014 ел, № 9, 14-17нче бит.