Рушан Якупова

рәссам (Казан, Татарстан, Россия)

Рушан Якупова, Рушан (Рушания) Мостафа кызы Якупова (1928 елның 3 феврале, СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Тук районы, Кызыл Мәчет2017 елның 17 декабре, РФ, ТР, Казан) ― рәссам ― кылкаләм остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстанның халык рәссамы (2008). Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы (1994). СССР халык рәссамы Харис Якуповның (1919―2010) хатыны.

Рушан Якупова
Туган телдә исем Рушания Мостафа кызы Якупова
Туган 3 февраль 1928(1928-02-03)
СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Тук районы, Кызыл Мәчет
Үлгән 17 декабрь 2017(2017-12-17) (89 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Җефет Харис Якупов
Балалар Фәрит (1951), Әнвәр (1954–1997), Айдар (1957)
Ата-ана
  • Мостафа (әти)
  • Вафия (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Татарстанның халык рәссамы
Минтимер Шәймиев (с), Харис Якупов, Рушан Якупова

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Картиналары.
  Тышкы рәсемнәр
  Р. Якупова. Автопортрет. 1951.

1928 елның 3 февралендә Ырынбур (1928―1929 елларда Урта Идел) өлкәсе Тук районы Кызыл Мәчет авылында туган. Әтисе Мостафа тимерче-зәркәнче, әнисе Вафия колхозчы булганнар. 5 яшендә әтисез, 8 яшеннән әнисез калган. 1941 елда бертуган абыйсы рәссам Байназар Әлминов (1909―1976) Казанга алып килә. Сугыш елларында Яңа Бистәдә урнашкан снаряд ясаучы заводта хезмәт куйган. Сугыштан соң Казакъстанда абыйсының хатынының туганнары янында яши. «Машинист ярдәмчесе» белгечлеге буенча Казалы тимер юл һөнәри училищесын, «фарфор бизәүче» белгечлеге буенча Ликино-Дулёво сәнгать-һөнәри училищесын, Казан сынлы сәнгать училищесын (1953) тәмамлаган. [1]

25 еллап ТАССР сынлы сәнгать фонды эшләрен алып бара. Аннары татар һәм рус әкиятләре буенча иллюстрацияләр ясаган. 40 еллап шәһәр, республика, төбәк күргәзмәләрендә катнашкан. Казанда һәм Болгарда берничә шәхси күргәзмәсен оештырган. Иҗат белән даими рәвештә 1970-елларда гына шөгыльләнә башлаган. Пейзажлар, натюрмортлар ясауга, чәчәк бәйләмнәре (аларның яратканнары – сирень һәм пионнар) сурәтләүгә өстенлек биргән, коллекциясендә берничә портрет бар (ш. и., «Автопортрет» (1951), Х. Якуповның әти-әнисе Габдрахман һәм Маһикамал Якуповларның портретлары, икесе дә –1953).

«Хәзинә» галереясында 2008 елда «Татарстан сәнгатендә милли натюрморт», 2014 елда «Сынлы сәнгать. Графика»[2] күргәзмәләре ачылган.

Әсәрләре Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Төркия, Германия, Бөекбритания, Израиль, Франция, Япония, АКШ һ. б. илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана. [3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Ире ― СССР халык рәссамы Харис Якупов (1919–2010). 1950 елда гаилә корганнар. Балалары: Фәрит (1951), И. Е. Репин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтын тәмамлаган рәссам; Әнвәр (1954–1997), В. И. Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаган рәссам[4]; Айдар (1957), Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган радиофизик.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү