Руслан Нигъмәтуллин

Руслан Кәрим улы Нигъмәтуллин (1974 елның 7 октябре, Казан, РСФСР, СССР) — Россия һөнәри футболчысы, 2000-еллар башында — Россия милли футбол җыелмасының капкачысы. Россиянең иң яхшы футболчысы һәм спортчысы (2001), Лев Яшин исемендәге «Ел капкачысы» бүләге иясе (2000, 2001).

Руслан Нигъмәтуллин
Туган телдә исем рус. Русла́н Нигмату́ллин
Туган 7 октябрь 1974(1974-10-07)[1] (49 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы, диҗей
Спорт такымы әгъзасы КАМАЗ, Ахмат, Локомотив, Анжи, Эллас Верона[d], Маккаби Ахи[d], ЦСКА, Спартак, СКА[d], Казанка[d], Салернитана[d], Локомотив, Русия милли аяк тубы җыелмасы, ЦСКА, Салернитана[d] һәм Локомотив

 Руслан Нигъмәтуллин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Руслан Нигъмәтуллин 1974 елның 7 октябрендә Казанда туа. Казанның «Ракета» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче («Электрон» командасы). Беренче тренеры — Илдар Ярулла улы Гыйбадуллин.

Яр Чаллы «КАМАЗ» өчен чыгыш ясый (1992—1994). 1993 елның июлендә Баффалодагы җәйге Универсиадада Россия студентлар җыелма командасы составында катнаша[2]. 1995 елда «КАМАЗ»дан, 2000 елга кадәр контракт төзеп, Мәскәү «Спартагы»на күчә. Әмма психологик проблемалар аркасында, үзе әйткәнчә, нигездә урын ала алмаган[3]. Төп капкачы булмаганга, 1997 елгы сезон тәмамлангач, «Локомотив»ка (Мәскәү) күчә. 1999—2000 елларда чемпионата 939 минут дәвамында туп керттерми, шул рәвешле яңа рекорд куя, рекордлы "коры" серия 17 ел саклана.

«Верона», Италия (2002), «ЦСКА», Мәскәү (2002), «Салернитану», Италия (2003), «Терек», Грозный (2005) клублары өчен уйнаган.

2005 ел ахырында карьерасын тәмамлый. 2,5 ел дәвамында бизнес һәм спорт журналистикасы белән шөгыльләнә.

2008 елның 27 маенда футболга әйләнеп кайту турында игълан итә. Нигъмәтуллин ул вакытта беренче дивизионда уйнаган Ростовның «СКА» командасы белән контракт төзи[4]. 2008 ел сезоны тәмамлангач, «Анжи» белән контрактка кул куя[5], тик Дагстан өчен бер матч та уйнамыйча, 2009 елның 20 мартында икенче дивизионда чыгыш ясаучы «Локомотив-2» командасы белән контрактка төзи[6]. 2009 елның 9 июлендә «Локомотив-2» һәм Нигъмәтуллин ике яклы килешү буенча контрактны өзделәр[7]. Соңрак, бер елга контракт төзеп, Исраилның «Маккаби Ахи» клубы өчен уйный[8]. 2009 елның 11 ноябрендә Руслан Нигъмәтуллин карьерасын тәмамлау турында карар кабул итә.

Музыкаль карьерасы үзгәртү

Футбол карьерасын тәмамлагач, Нигъмәтуллин үзе турында музыкант һәм диджей буларак белдерә[9]. Гастроль эшчәнлегендә 8 ел эчендә ул Россия һәм дөнья шәһәрләрендә 400 дән артык чыгыш ясый[10]. Руслан Нигъмәтуллин чыгышлары АКШ, Аурупа, Исраил, Төркия илләрендә уза. Төрле форматтагы һәм масштабтагы чараларда диджей булып эшли, шул исәптән 2014 елда «Открытие Арена» стадионы ачылышында[11].

2016 елның гыйнварыннан «Звезда» телеканалында «Спорт легендалары» программасын алып бара[12]. 2016 елда «Матч ТВ» телеканалында комментатор була[13].

2013 елда Нигъмәтуллин Мәскәүдә капкачылар мәктәбен ача[14]. 2020 елның июнендә Липецк шәһәренең «Металлург» футбол клубының спорт директоры итеп билгеләнә[15].

Шәхси тормыш үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны — Елена. Ике улы бар: Руслан һәм Марсель[16].

Казанышлар үзгәртү

  «Спартак» (Мәскәү)

  • Россия Чемпионы (2): 1996, 1997
  • Россия чемпионатының бакыр призеры: 1995

  «Локомотив» (Мәскәү)

  • Россия Чемпионы: 2004
  • Россия Кубогы Иясе (2): 1999/00, 2000/01
  • Россия чемпионатының көмеш призеры (3): 1999, 2000, 2001
  • Россия чемпионатының бакыр призеры: 1998

  ЦСКА (Мәскәү)

  • Россия чемпионатының көмеш призеры: 2002

Шәхси

  • Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (5): № 1 — 2000, 2001; № 2 — 1998, 1999, 2002
  • «Спорт-Экспресс» бәяләүләре буенча Россия чемпионатының иң яхшы капкачысы (2): 1999 (уртача балл — 5,99), 2001 (уртача балл — 6,17)
  • Россиянең иң яхшы спортчысы: 2001
  • Лев Яшин исемендәге «Ел капкачысы»: 2000, 2001

Уйнаган клублар үзгәртү

(клуб исеме, уйнау еллары, уеннар саны, голлар саны)

  • КАМАЗ (1992; 1994; 20; 0)
  • Ахмат (2005; 2005; 19; 0)
  • Локомотив (1998; 2001; 115; 0)
  • Анжи (2009; 2009; 0; 0)
  • ЦСКА (2002; 2002; 14; 0)
  • Спартак (1995; 1997; 27; 0)
  • СКА (2008; 2008; 15; 0)
  • Казанка (2009; 2009; 8; 0)
  • Салернитана (2003; 2003; 14; 0)
  • Локомотив (2004; 2004; 1; 0)
  • Русия милли аяк тубы җыелмасы (2000; 2002; 24; 0)
  • ЦСКА (2003; 2004; 14; 0)
  • Салернитана (2004; 2005; 14; 0)
  • Локомотив (2005; 2006; 1; 0)
  • Тышкы сылтамалар үзгәртү

    Искәрмәләр үзгәртү

    1. Transfermarkt.com — 2000.
    2. «КАМАЗ» на стадионах Америки: Газета «Эхо трибун» (Наб. Челны), № 6, сентябрь 1993
    3. Пахомов Станислав. Руслан Нигматуллин: Я в долгу перед «Спартаком» // Футбол от «СЭ». — 1996. — № 29. — с. 2.
    4. Нигматуллин возвращается в футбол
    5. Нигматуллин перешёл в «Анжи»(үле сылтама)
    6. Нигматуллин вернулся в «Локо»
    7. Нигматуллин и Вавилченков отзаявлены. әлеге чыганактан 2009-07-01 архивланды. 2009-07-14 тикшерелгән.
    8. Руслан Нигматуллин: «На пенсию не собираюсь»
    9. Нигматуллин: молодежь знает меня как музыканта. әлеге чыганактан 2012-01-18 архивланды. 2011-12-23 тикшерелгән.
    10. Руслан Нигматуллин. Путь диджея.. Спорт-Экспресс (2015-06-08).
    11. Диджеем на открытии стадиона «Спартака» будет бывший вратарь. Lenta.ru (2014-05-09).
    12. «Легенды спорта» на телеканале «Звезда». Телеканал «Звезда».
    13. Руслан Нигматуллин стал комментатором «Матч ТВ».
    14. Личный тренер. Как готовят вратарей Руслан Нигматуллин и другие частные школы. Sports.ru (2013-03-22).
    15. Андрей Панков. Руслан Нигматуллин станет спортивным директором липецкого «Металлурга». www.championat.com. 2020-06-04 тикшерелгән.
    16. Руслан Нигматуллин: «Со своим сыном точно буду работать» // Информационный портал Газета.ру, 2009