Бу үсемлек тонусны күтәрүче чара дип исәпләнә. Аның яшь үсентеләре белән тукланып, ашкайнату сәләтен яхшыртырга, организмны С һәм В9 витаминнарына баетырга була. Руккола яфракларының сидек кудыру һәм бактерияләргә каршы тәэсир итү сыйфаты бар. Үсемлектә «матурлык витамины» — А провитамины күп. Ул тире халәтен яхшырта, чәчләргә ялтыравык төс бирә, тырнакларны ныгыта.

Рукола
Сурәт
Халыкара фәнни исем Eruca vesicaria subsp. sativa Thell., 1918
Таксономик ранг астөр[d]
Югарырак таксон E. vesicaria[d]
Таксонның халык атамасы rocketsalad[1], italský salát, roketa setá, Garten-Senfrauke, Rucola, Ρόκα, Garden Rocket, Rocket, Rocketsalad, Arúgula, Oruga, Rúcula, rukola, rukolasalaatti, Sinappikaali, Roquette, Borsmustár, rukkola, Rucola, Raketsla, Rucola, Ruccola, Salatsennep, Sennepskål, Rokietta Siewna, Руккола, Roquettesallad, Ruccolasallad, Rucolasallad, Roka һәм 芝麻菜[2][3][4][…]
Базионим E. sativa[d]
Җимеш төре кузак[d]
Ареал таксона Кытай[3][4], Шаңхай[5], Тиянҗин[6], Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы[7], Тибетский автономный район[d][8] һәм Гуандун[d][9]
Ссылка на авторов таксона (Mill.) Thell.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=104951[10]
 Рукола Викиҗыентыкта

Рукколада кальций, калий, магний, тимер микроэлементлары шактый.

Руккола куллану иммун системасын һәм су-тоз балансын нормальләштерә. Шулай ук ул канда шикәрне киметә һәм киресенчә гемоглобинны күтәрә. Руккола матдәләр алмашын яхшырта, шеш авыруларына каршы тора, кан капиллярларының стенкаларын ныгыта. Руккола ашказаны стенкасын саклый, җәрәхәт ясалуга каршы тора. Ул түбән калорияле яшелчә, ләкин шул ук вакытта тую тойгысы тудыра, ә бу ябыгырга теләгән кешеләр өчен бик мөһим. Өстәвенә андагы биологик актив матдәләр эшчәнлек сәләтен, тонусны күтәрәләр. Гематома булганда, руккола орлыкларыннан примочкалар ясыйлар. Үсемлектәге стероидлар аңа афродизиак сыйфатын бирә, ягъни сексуаль дәртне арттыра.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  2. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China // 生物多样性 — 1993. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  3. 3,0 3,1 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  4. 4,0 4,1 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  5. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023093
  6. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023128
  7. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023124
  8. (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 西藏维管植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distribution of vascular plants in Xizang, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023188
  9. (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 广东省高等植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of higher plants in Guangdong, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023177
  10. GRIN үсемлекләр таксономиясе