[1]

Ромоданово
Нигезләнү датасы 1535
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Ромоданово районы[2] һәм Ромодановское сельское поселение[d][2]
Административ-территориаль берәмлек Ромоданово районы һәм Саран өязе
Почта индексы 431602
Карта

Ромоданово (рус. Ромоданово) — Мордовиядә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Ромоданово районының административ үзәге.

Халык саны — 9 410 кеше (2010).[3]

Исем чыганагы үзгәртү

Ромоданово Ромодановскийлар кенәзләре (17 гасырда авыл биләүчеләре) фамилиясе буенча аталган.

География үзгәртү

Ромоданово Инсар елгасы өстендә, Сарансктан 30 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Горький тимер юлының Красный Узел станциясе; Станция аша Куйбышев һәм Горький тимер юлларның чиге уза.

Тарих үзгәртү

Ромоданово авылы беренче тапкыр 1622 елда телгә алына. 17 гасырда авылның берничә исем бар булган: Кош-Помра, Никольское (чиркәү исеме буенча) һәм Ромоданово (авыл биләүчеләр фамилиясе буенча).

1893 елда Ромоданово аша Мәскәү-Казан тимер юлы төзелә, Ромодановода станция төзелә. 1903 елдан Ромоданово (соңрак Тимирязево, Красный Узел) — узел станциясе.

1928 елданРомоданово районының административ үзәге.

1958 елданшәһәр тибындагы бистә.

Халык үзгәртү

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
7 045 10 432 9 292 10 083 9 871 9 410

Милли состав: руслар — 85,9%, мордва — 9,0%, татарлар — 3,7%.[10]

Икътисад үзгәртү

«Ромодановосахар» ААҖ, «Элеком» агросәнәгый берләшмәсе, спиртзавод.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү