Роланд Мулукаев (22 октябрь 1929 ел) — юрист, дәүләт тарихы һәм хокукы буенча, шулай ук конституцион хокуклар буенча белгеч; юридик фәннәр докторы, Россия Табигый фәннәр академиясенең академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, РФ Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре, «Хөрмәт Билгесе ордены һәм «Осетия алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры.

Роланд Мулукаев
Туган 22 октябрь 1929(1929-10-22) (94 яшь)
Владикавказ, Төньяк Кавказ крае[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУның юридик факультеты[d]
Һөнәре хокук белгече
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Роланд Сергеевич Мулукаев 1929 елның 22 октябрендә Владикавказ шәһәрендә (шул чакта РСФСР Төньяк-Осетия автономияле өлкәсенең бер өлеше) зыялы гаиләдә туган; урта белемне шәһәрнең 5-нче мәктәбендә[1], революциягә кадәр элекке ирләр классик гимназиясендә ала, аны уңышлы тәмамлый. Мәктәптән соң ул Мәскәү юридик институтына укырга керә (бүген —О. Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик академиясе). Югары белем алганнан соң, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының (МДУ) өлеше булып торган дәүләт тарихы һәм хокукы һәм теориясе кафедрасында аспирант була.

1953 елдан 1956 елга кадәр хокук белгече, профессор Ксения Софроненко җитәкчелеге астында укый.

Мулукаев Роланд 1956 елда«Образование Северо-Осетинской АССР» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый — юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсендәге беренче осетин була.

1957-1958 елларда комсомолның Төньяк-Осетин өлкә комитетында (ВЛКСМ-ның) эшли.

1959 елдан алып 1960 елга кадәр Бөтенсоюз «Белем» җәмгыятендә укыта.

1960 елда ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Югары милиция мәктәбендә укыта башлый (бүген — Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе академиясе).

1979 елда ««Организационно-правовые проблемы становления Советской милиции (1917—1920 гг.)» темасы буенча докторлык диссертациясе уңышлы яклый — соңрак бу эше берничә чит ил телләренә тәрҗемә ителә.

1980 елның сентябрендә Роланд Сергеевич Мулукаевка гыйльми профессор исеме бирелә. ССРБ таркалуына кадәр ул ССРБ Югары Советының да, шулай ук РСФСР Югары Советының да гыйльми эксперты була; Россиядә Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы каршындагы милләтара мөнәсәбәт эшләре буенча эксперт советына керә. 1997 елда Роланд Сергеевич ЮНЕСКО-ның Халыкара конференциясендә Россия вәкиле була. Россия Эчке эшләр министрлыгының идарәсе академиясендә баш гыйльми хезмәткәр булып тора.

"Хөрмәт Билгесе" ордены белән бүләкләнгән; Россия Табигый фәннәр академиясе хәвефсезлек һәм геосәясәтенең хокук мәсьәләләре бүлегенең академигы-секретаре, РФ Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре һәм «Осетия алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры булып тора.

Хезмәтләре үзгәртү

Роланд Сергеевич ике йөздән артык гыйльми басманың авторы һәм автордашы (башка мәгълүматлар буенча — өч йөздән артык, шул исәптән 14 монография); ул ССРБ-ның да, шулай ук Россиянең дә, Испаниянең да законнар чыгару органнарының, башкарма һәм хөкем эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Йөзләгән кандидатлык һәм докторлык диссертацияләренең гыйльми җитәкчесе һәм консультанты булып тора (башка мәгълүматлар буенча — 98 кандидатлык һәм 26 докторлык диссертацияләрнең). Мулукаев күзлегеннән, «Нәкъ совет власте аркасында Россия халыклары үзләренең автономияле дәүләт берәмлекләрен оештыруга хокук алды»:

    • «Полиция в России» (1993);
    • «Милиция России» (1995);
    • «Полиция и милиция России: страницы истории» (1995) (в соавт.);
    • «Органы и войска МВД России» (1996) (в соавт.);
    • «История отечественных органов внутренних дел в материалах информационных служб» (1997) (в соавт.);
    • «Из опыта борьбы с профессиональной преступностью в России» (1998)

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • Гончаров И. В., Ефремова Н. Н. К 80 летию профессора Р. С. Мулукаева // Государство и право. 2009. № 11.
    • Калып:Мәҡәлә
    • Видные ученые-юристы России (Вторая половина XX века) : энцикл. словарь биографий : по состоянию на 1 авг. 2004 г. / Рос. акад. правосудия; под ред. В. М. Сырых. — Москва : Рос. акад. правосудия, 2006. — 547 с. : портр.; 30 см; ISBN 5-93916-056-5.

Сылтамалар үзгәртү