Буканова Роза Гафар кызы (29 гыйнвар 1950 ел) — галим-тарихчы, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре докторы (1998), профессор (1999). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000).

Роза Буканова
Туган 29 гыйнвар 1950(1950-01-29) (74 яшь)
Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Роза Гафар кызы Буканова 1950 елның 29 гыйнварында Башкорт АССР-ының Матрай районы[1] Юлдыбай авылында туган.

1969 елда Сибай педагогия училищесын, 1976 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын, 1980 елда — Воронеж дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлаган. 1980 елдан алып (өзеклек белән) Башкорт дәүләт университетында укыта (19982000 елларда, 2005 елдан бирле чыганаклар күнегү һәм историография кафедрасы мөдире), бер вакытта 2000 елдан бирле Башкортстан Республикасының Фән, югары һәм урта профессиональ белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе, 20022008 елларда Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе директоры. 19841988 елларда КПСС‑ның Башкортстан өлкә комитеты инструкторы.

Башкортстан Җылаер районы Юлдыбай авылының Мактаулы гражданы (2006 ел). 2009 елда Россия Федерациясенең белем бирү һәм фән Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре 16-18 гасырларда Башкортстанның социаль‑икътисади тарихы проблемаларына, шәһәрләр һәм ныгытмалы чик сызыклары төзелешенә багышланган. 200‑гә якын фәнни хезмәт, 3 монография авторы.

Аның фәнни җитәкчелеге астында 7 фән кандидаты әзерләнгән.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Города и городское население Башкирии в XVI—XVII вв. Уфа, 1993;
  • Города-крепости юго‑востока России в XVIII веке.
  • История становления городов на территории Башкирии. Уфа, 1997;
  • Закамская черта XVII века. Уфа, 1999;
  • Города-крепости на территории Башкортостана в XVI—XVII вв. Уфа, 2010.
  • Башкиры в трудах русских ученых и исследователей (В. Н. Фешин белән автордаш. — Уфа: Китап, 2007. — 320 б.;

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000)
  • Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге бүләк лауреаты (2010)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү