Риф Сәйфуллин

Сибай драма театры актеры

Риф Сәйфуллин, Риф Гали улы Сәйфуллин (баш. Риф Ғәли улы Сәйфуллин, 1949 елның 4 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Архангель районы, Муллакай) – драма актеры, Сибай драма театры артисты, Россиянең атказанган (2022), Башкортстан АССР халык (1988) артисты. Театр әһелләре берлеге әгъзасы (1973).

Риф Сәйфуллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Риф Гали улы Сәйфуллин

Туу датасы:

4 октябрь 1949(1949-10-04) (74 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР, Архангель районы, Муллакай

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1973 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

РФ атказанган артисты - 2022
Башкортстанның халык артисты
Башкортстанның атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елның 4 октябрендә Архангель районы Муллакай авылында туган. Хәрби хезмәттә булган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган (1973, педагоглары Габдулла Гыйләҗев (вариант: Рафаэль Әюпов)[1], проф. Ф. К. Касыймова).

Институтны тәмамлагач, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында эшли[2]. Соңрак А. Мөбәрәков исемендәге Сибай драма театрында актер һәм режиссер булып эшли – 1993 елда Гәрәй Исхаковның «Сайра, сандугачым» музыкаль драмасы буенча спектакль куя.

А. Вампиловның «Провинциаль мәзәкләр», В. Жеребцовның «2 нче подъезд», М. Н. Задорновның «Соңгы омтылыш» пьесаларын башкорт теленә тәрҗемә итә.

Уйнаган рольләре үзгәртү

Риф Сәйфуллин иҗат иткән образлар үзенчәлекле трактовкалау, ачык һәм тәэсирле гәүдәләндерү белән аерылып тора. Репертуарының күп өлешен рус һәм чит ил драматургиясе әсәрләре буенча спектакльләрдәге рольләр тәшкил итә:[3]

Фильмография үзгәртү

  • 2014 – Етегән[4]
  • 2017 – Бабич[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1979 – БАССР атказанган артисты
  • 1988 – БАССР халык артисты
  • 2022 – РФ атказанган артисты – ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү