Ринат Харисов (1949)

ширкәт җитәкчесе (Бөгелмә, ТР, РФ)

Ринат Харисов, Ринат Гата улы Харисов (1949 елның 1 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш2020 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Бөгелмә) — Татарстанның нефть-химия сәнәгате хезмәткәре, 1995—2006 елларда «Татнефтегеофизика» ААҖ генераль директоры. 2006—2017 елларда «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте генераль директоры. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган геологы. Халыкара минераль ресурслар академиясе академигы.

Ринат Харисов
Туган телдә исем Ринат Гата улы Харисов
Туган 1 апрель 1949(1949-04-01)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы , Иске Үтәмеш
Үлгән 14 сентябрь 2020(2020-09-14) (71 яшь)
РФ, ТР, Бөгелмә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре нефтьче, генераль директор
Сәяси фирка Бердәм Русия
Җефет Люция Хөснетдин кызы
Балалар кызы Ләйсән, улы Булат
Ата-ана
  • Гата Харис улы (әти)
  • Мәликә Лотфулла кызы Гәрәева (әни)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены - 2017
Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе
Татарстанның атказанган геологы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елның 1 апрелендә Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган[1]. «Эзләү һәм разведканың геофизик ысуллары» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1974).

Хезмәт юлы үзгәртү

1974—1988 елларда — «Татнефтегеофизика» трестында (1987 елдан җитештерү берләшмәсе, 1996 елдан АҖ): геофизик-оператордан сейсморазведка партиясе башлыгы вазыйфасына кадәр күтәрелә.

1979—1980 елларда — Төньяк Африкада (Ливия) һәм Төркиядә нефть сәнәгатендә эшли.

1985—1988 елларда — Көнбатыш Себердә нефть сәнәгатендә җитәкче вазыйфаларда эшли.

1988—1993 елларда — Бөгелмә кыр геофизика экспедициясе башлыгы.

1993—1995 елларда — Бөгелмә геофизик экспедициясе генераль директорының разведка геофизикасы буенча урынбасары.

1995-2006 елларда — «Татнефтегеофизика» ААҖ генераль директоры, директорлар шурасы әгъзасы.

2006—2017 елларда — «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте (ҖЧҖ) генераль директоры[2][3].

2017—2020 елларда — «ТаграС» холдингы генераль директорының (Ленар Нәҗиповның) инновацион технологияләр буенча киңәшчесе.

Татарстаннан тыш, Көнбатыш Себердә (Степноозерское, Макаровское, Архангельское, Кечимовское, Курраганское, Төньяк-Покачевское), Оренбург өлкәсендә (Зайкинское, Золотовское) нефть-газ ятмаларын эзләүдә һәм разведкалауда катнаша.

2020 елның 14 сентябрендә 71 яшендә, каты авырудан соң вафат булган[4]. Туган авылы Иске Үтәмеш зиратында җирләнгән.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Люция Хөснетдин кызы (Хөсәенова), «Татнефтегеофизика» ААҖ технигы. Балалары: кызы Ләйсән, улы Булат.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү