Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Ринат Фәйзерахман улы Дасаев – мәшһүр совет футболчысы. Совет футболы тарихында иң яхшы капкачыларның берсе.

Ринат Дасаев
Туган телдә исем Ринат Фәйзрахман улы Дасаев
Rinat Fəyzeraxman uğlı Dasayev
Туган 13 июнь 1957(1957-06-13) (66 яшь)
Әстерхан,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы, Испания байрагы
Һөнәре футбол капкачысы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Балалар Эльмира Дасаева[d], Кристина Дасаева[d] һәм Салим Дасаев-Морено[d]
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спорт остасы
Спорт такымы әгъзасы Волгарь[d], Спартак, Севилья, ССҖБ милли аяк тубы җыелмасы һәм Спартак-2[d]
Сайт http://www.dasaev.ru/

 Ринат Дасаев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

1957 елның 13 июнендә Әстерхан шәһәрендә туа. «Волгарь» (Әстерхан), «Спартак» (Мәскәү), «Севилья» (Испания) командаларында уйный. Ике тапкыр СССР чемпионы (1979, 1987), Олимпия уеннарының бронза (1980), Европа чемпионатының көмеш медальләрен яулый (1988). СССРның иң яхшы капкачысы (1980, 1982, 1983, 1985, 1987, 1988). СССРның иң яхшы футболчысы (1982). Дөньяның иң яхшы капкачысы (1988). 1982, 1986, 1990 елларда үткәрелгән дөнья чемпионатларында катнаша. Лев Яшин исемендәге символик клуб әгъзасы (235 матчта үз капкасына бер туп та керттерми).

СССР икенче лигасында уйнаучы «Волгарь» (Әстерхан) командасыннан туп-туры Мәскәүнен атаклы «Спартак» клубына чакырыла.

Җыелма командасына эләгеп, Олимпия уеннарында, Европа һәм дөнья беренчелекләрендә матур уен күрсәтүе 1980 елларда Дасаевны популярлык ягыннан Пеле, Платини, Зико, Беккенбауэр, Марадона, Блохин кебек футбол йолдызлары белән бер рәткә куя.

Ринатның биографиясен якынча дүрт өлешкә бүлеп карап була: Әстерхан чоры, Мәскәү чоры, Испания чоры һәм янадан Мәскәү чоры. Татар егетенә ин зур танылуны «Спартак»та үткәргән унике елы алып килә. Бу чорда ул ике тапкыр СССР чемпионы була, ил кубогын ота, Европа беренчелегеппәп көмеш медаль алып кайта һәм дөньяның иң көчле капкачысы булып таныла.

Статистика үзгәртү

Ел Команда Матчлар саны Туплар саны
1976   Волгарь (футбол клубы, Әстерхан) 26
1977   Волгарь (футбол клубы, Әстерхан) 0
1977   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 0
1978   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 23
1979   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1980   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1981   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1982   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 28
1983   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1984   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1985   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1986   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 24
1987   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 29
1988   Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 27
1988/1989   Севилья 24
1989/1990   Севилья 35
1990/1991   Севилья

www.national-football-teams.com буенча.

Чыганак үзгәртү