Римма Кучумова (Римма Әсләм кызы Кучумова) — журналист, «Яңа көн», «Сәлам» газеталарының баш мөхәррире, шагыйрә, шәхси эшмәкәр.

Римма Кучумова
Туган телдә исем Римма Әсләм кызы Кучумова
Туган 9 ноябрь 1954(1954-11-09) (69 яшь)
БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, шагыйрә

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 9 ноябренда БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылында туган. Туган авылында мәктәпне (1972), Уфада Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1981) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

Берничә китабы нәшер ителгән. Аның шигырьләренә Башкортстан, Татарстан композиторлары тарафыннан күп кенә җырлар иҗат ителгән: «Көздә туганнар без», «Шәмдәлләр», «Югалтмыйкчы ишләрне», «Минем күңел», «Оныт мине», «Балачак хатирәсе», «Кире кайт син миңа үткәннән» һ. б. Җырларын Лилия Букеева, Гөлнара Исмаева, Роза Кучумова һ. б. башкара.

Китаплары үзгәртү

 


Уянам да һәр көн иртән -
Шат нурларга күмеләм.
Кояш шундый якын гына,-
Тотырга дип үреләм.


Өйдән чыгам да атылып,
Кояш артыннан чабам
Ә ул кача, тоттырмыйча,
Таулар ягына табан.


Таулы урманнар илендә
Тора да бераз көлеп,
Югала, мине үчекләп,
Тота алмасны белеп.


Йөгерсәм дә тоталмадым...
Аяклар гына талды.
Бала чагым кояш кебек
Ерак-еракта калды.
«Балачак хатирәсе»


 

Чыганаклар үзгәртү

  1. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Авангард» газетасы сайты, archived from the original on 2014-08-18, retrieved 2015-07-28 
  2. «Независимая Уральская газета», archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-07-28 
  3. «Уфаинфо» сайтында(үле сылтама)