Рене́ Калье (фр. René Caillié; 1799 елның 19 ноябре1838 елның 17 мае) — Африкада йөргән француз сәяхәтчесе. Ислам динен кабул итә.

Рене Калье
Туган телдә исем фр. René Caillié
Туган 19 ноябрь 1799(1799-11-19)
Мозе-сюр-ле-Миньон[1]
Үлгән 17 май 1838(1838-05-17) (38 яшь)
Ла-Грипри-Сен-Симфорьен
Үлем сәбәбе туберкулез
Яшәгән урын Rene Caille House[d]
Ватандашлыгы Франция[2]
Һөнәре сәяхәтче

 Рене Калье Викиҗыентыкта

1818 елда ул Сенегамбия буенча сәяхәт итә. Африка эченә майор Грей экспедицисендә катнаша. Сенегал елгасының түбән өлешенә сәүдә максатына юл тота, 1824 елда елгадан төньякта урнашкан гарәп халкы арасында яши башлый. Монда ул гарәп телен өйрәнә, соңрак Ислам динен кабул итә. Үзен гарәп сәүдәгәре буларак күрсәтеп, 1827 елда Нигер елгасына юл тота. 1828 елда ул Тимбукту шәһәренә зыярәт кыла. Сәхра аша күчеп, Тафилальт оазисына эләгә. Соңрак Фәс шәһәренә кадәр җитә.

Аның язмалары «Journal d’un voyage à Timbouctou et à Jenné dans l’Afrique centrale» исеме астында нәшер ителә.


  1. 1,0 1,1 Bell A. Encyclopædia BritannicaEncyclopædia Britannica, Inc., 1768.
  2. Dictionary of African Biography / E. K. Akyeampong, Henry Louis Gates, Jr.NYC: OUP, 2012. — ISBN 978-0-19-538207-5