Рейтер синдромы шулай ук реактив артритларга карый һәм билгеләрнең триадасы белән сыйфатлана: үзенчәлексез (гонококклы булмаган) уретрит, конъюнктивит һәм артрит. Чагыштырмача сирәклегенә карамастан синдром түбәндәге авырулар категориясендә үсеш ала: үзенчәлексез уретрит очрагыннан соң 1-3% ир-атларда,  Shigella, Salmonella һәм Campylobacter китереп чыгарган эчәк инфекцияләрдән соң 4% авыруларда һәм иерсиниозның эчәк формасын кичергән күп авыруларда.

Реактив артрит
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Hans Reiter[d]
Ачучы яки уйлап табучы Hans Reiter[d]
Саклык белгечлеге ревматология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару этанерцепт[d][1] һәм адалимумаб[d][1]
ICD-9-CM 099.3[2][3], 711.30[2][3], 711.3[2][3] һәм 711.40[3]
NCI Thesaurus идентификаторы C128332[3] һәм C34975[2]
 Реактив артрит Викиҗыентыкта

Рейтерның постдизентерия синдромы ир-атларда һәм хатын-кызларда очрый, шул ук вакытта поственерик синдромы ир-атлар өчен хас. Якынча 85% авыруларда HLA-B27 уңай җавап бирә, ләкин диагнозны клиник билгеләр нигезендә куялар, шулардан артрит һәм башка хас симптомнар.

1.    Гомернең 2-4 нче дистәсендә үзенчәлекле булмаган уретрит, конъюнктивит һәм артрит белән билгеләнә, алар кыска вакыт эчендә бер-бер артлы барлыкка килә, классик очракта кичергән эчәк инфекция яки җенси мөнәсәбәттән 1 айдан соң. Чирнең ачык клиник күренешләре юк.

2.     Билгеләре

а)    периферия артриты еш кискен, асимметрияле һәм күченә торган. Гадәттә патологик барышка 2 алып 4 буынга кадәр җәлеп ителә, аеруча тез, ашык һәм табан бармаклары буыннары. Кайбер авыруларда периферия артриты кабатлана ала яки хроник барышка күчә ала;

б)   спондилоартрит (спондилит яки сакроилеит) Рейтер синдромының авыр хроник барышы белән 30% авыруда очрый һәм HLA-B27-бәйле санала;

в)    энтезопатия фасциит, ахилл сеңере тендовагиниты, бурсит һәм үкчә периоститы буларак билгеләнә ала; сөяк тукымасының реактив ясалуы үкчә тибенкесе ясалуына китерә ала;

г)    тире һәм лайла. Авыз куышлыгында авыртусыз җәрәхәтләр, боҗрасыман баланит (рәс. 24.15а), уч төбе һәм табан астының бленнорагик кератодермиясе (рәс. 24.15б), тырнаклар дистрофиясе;

д)   сидек-җенси системасы. Цистит, цервицит, простатит, эпидидимит һәм орхит;

е)    башка күренешләр. Йөрәк-тамыр чирләре, амилоидоз, тромбофлебит, плеврит, эч китү, нейропатия һәм менингоэнцефалит.

3.     Дәвалау. СЯКЧ куллану.

4.     Офтальмологик күренешләре. Конъюнктивит, кискен алгы увеит, тәңкәсыман кератит, эписклерит, склерит, папиллит һәм челтәркатлау тамырларының васкулиты.

Реактив артрит яки Рейтер синдромы триада белән сыйфатлана: үзенчәлекле (гонококклы) булмаган уретрит, конъюнктивит һәм артрит.  Рейтер синдромы белән якынча 85% авыру HLA-B27 йөртә, ләкин диагноз клиник яктан санала һәм артрит һәм башка үзенчәлекле күренешләр булу белән билгеләнә (24 бүлекне кара).

1.    КАУ 12% авыруларда барлыкка килә һәм аның ешлыгы HLA-B27 йөртүчеләр арасында югарырак.

2.    Конъюнктивит бик еш очрый һәм гадәттә уретрит барлыкка килгәч 2 атнадан соң билгеләнә, ләкин артрит үскәнче. Конъюнктивит гадәттә бик чагылмаган, ике яклы лайлалы-эренле бүлендек һәм имчәкле яки фолликуляр җавап белән була. 7-10 көннән соң үзеннән-үзе бетә һәм дәвалау таләп итми. Чәчкәндә бактерияләр гадәттә билгеләнми.

3.   Башка сирәк күренешләре. Тәңкәсыман кератит, склерит, эписклерит, арадаш увеит, папиллит, челтәркатлау шешү һәм челтәркатлау васкулиты.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.