Рафаэль Хәмзин (Рафаэль Зөфәр улы Хәмзин) – Россия техник регуляция һәм метрология буенча федераль агентлыгының (Росстандарт) Идел буе төбәкара терриориаль идарәсенең Башкортстандагы бүлеге (инспекциясе) башлыгы.

Рафаэль Хәмзин
Туган телдә исем Рафаэль Зөфәр улы Хәмзин
Туган 12 август 1976(1976-08-12) (47 яшь)
Ырынбур өлкәсе, Медногорск
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре Росстандарт инспекторы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 12 августында Ырынбур өлкәсе Медногорск шәһәрендә туган. Уфада авыл хуҗалыгы институтын, БР президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 2012 Россия техник регуляция һәм метрология буенча федераль агентлыгының (Росстандарт) Идел буе төбәкара территориаль идарәсенең Башкортстандагы бүлеге (инспекциясе) башлыгы.

Эш юнәлешләре үзгәртү

  • Үлчәмнәрнең бердәйлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге булдыру.
  • Техник регулировкалау өлкәсендә техник регламентлар таләпләре үтәлешен дәүләт күзәтчелегенә алу һәм назыйрлык итү.
  • Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарның тормышын һәм саулыгын саклауга, әйләнә-тирә мохитне, дәүләт һәм муниципаль милекне, физик һәм юридик затларның милекләрен, хайваннарның һәм үсемлекләрнең гомерләрен саклауга хезмәт итүче дәүләт стандартларының катгый таләпләрен үтәүне тәэмин итү.
  • Техник регламентны бозу нәтиҗәсендә китерелгән зыян турында мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 3 класслы БР дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе.
  • 3 класслы РФ дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү