Рафаэль Фәттахов

Рафаэль Фәттахов (Рафаэль Вәлиәхмәт улы Фәттахов) — икътисади-математик модельләштерү өлкәсендә зур белгеч, икътисад фәннәре докторы (1992), профессор (1992). РФ хөкүмәте каршындагы финанс университетының Регион тикшеренүләре һәм киңәеп үсү проблемалары институты директоры (2010).

Рафаэль Фәттахов
Туган телдә исем Рафаэль Вәлиәхмәт улы Фәттахов
Туган 6 гыйнвар 1949(1949-01-06) (75 яшь)
ТАССР Чирмешән районы Югары Кәминкә авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре икътисадчы, галим
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елның 6 гыйнваренда Татарстан АССР Чирмешән районы Югары Кәминкә авылында туган. Сарман районы Теләнче-Тамак авылындагы урта мәктәптә укый. Казанның 94- санлы мәктәбен, Казан финанс-икътисад институтын (1970) тәмамлаган. ССРБ ФА Үзәк икътисад-математика институтында икътисад фәннәре кандидатлыгына (1979), шул ук уку йортында докторлыкка (1992) диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1970-1973 Казан финанс-икътисад институты, кече фәнни хезмәткәр.
  • 1983 РСФСР икмәк продуктлары министрлыгының квалификация күтәрү институты.
  • 1988 ССРБ ФА Үзәк икътисад-математика институты, лаборатория мөдире (1993).
  • 2002 Уфа дәүләт авиация техник университеты хисаплау математикасы һәм кибернетика кафедрасы, төбәк икътисады кафедрасы профессоры.[1]
  • 1997-2004 РФ ФА Уфа ФҮ социаль-тикшеренү институты директоры.[2]
  • 1997-2007 Диссертацияләр яклау шурасы рәисе.
  • 2004-2007 РФ икътисади үсеш министрлыгының җитештерү көчләрен тикшерү шурасы рәисе урынбасары.
  • 2007-2009 РФ шәһәр төзелеше һәм инвестицияләр үсеше дәүләт институтының[3] («Гипрогор» ААҖ) фән буенча директоры.
  • 2010 елдан РФ хөкүмәте каршындагы финанс университеты, Регион тикшеренүләре һәм киңәеп үсү проблемалары институты директоры.

Хезмәтләре үзгәртү

Инвестиция һәм гомумикътисад өлкәсендә икътисади-математик модельләштерү буена зур белгеч. Хезмәтләре икътисад метрикасына, төбәкне икътисади оптимальләштерү өлкәләренә карый. 140 тан артык фәнни хезмәт авторы. РФ региональ үсеш министрлыгының иҗтимагый шурасы әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. УГАТУ сайтында(үле сылтама)
  2. ИСЭИ (Уфа) сайты
  3. «Гипрогор» сайты, archived from the original on 2015-05-21, retrieved 2015-05-20