Рафаэль Дәүләтшин

Рафаэль Дәүләтшин (24 декабрь 1939 ел) — ССРБ һәм Россия тарихчысы. Тарих фәннәре докторы (2000), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004).

Рафаэль Дәүләтшин
Туган 24 декабрь 1939(1939-12-24) (84 яшь)
Түбән Үтәш, Балакатай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Рафаэль Әхмәтгәрәй улы Дәүләтшин 1939 елның 24 декабрендә Башкортстан АССРның Балакатай районы Түбән Үтәш авылында туган.

1956 елда Яңыбай авылы урта мәктәбен тәмамлаган һәм «Победа» колхозында эшләгән. 1958-1961 елларда Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә металлургия заводында эшли.

Хезмәт юлы үзгәртү

1966 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

1966 елдан Балакатай районының Билән авылы урта мәктәбенең директоры була. 1968 елдан шушы ук районның Майгары авылы урта мәктәпләре директоры вазифасын үти.

1971-1972 елларда «Яңа тормыш» («Новая жизнь») район гәзите мөхәррире урынбасары вазифасын башкара.

1972-1975 елларда аспирантурада укый, аны тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт университетында укыта. 1977 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

1975-1982 елларда СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли.

1983-1991 елларда В. И. Ленинның Музей йортында Уфа филиалында фән буенча директор урынбасары вазифасын башкара.

1991-2005 елларда Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли. 2001 елдан бу институтта — төп гыйльми хезмәткәр. 2000 елда докторлык диссертациясе яклый.

2005-2011 елларда Уфа дәүләт авиацион техник университетында укыта.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Рафаэль Әхмәтгәрәй улының фәнни хезмәтләре XX гасырда Башкортстанда аграр мөнәсәбәтләр һәм крәстьяннар тарихына багышланган, ул — 100 дән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

    • Развитие сельского хозяйства Башкирской АССР в восьмой пятилетке : диссертация … кандидата исторических наук : 07.00.02. — Уфа, 1977. — 209 с.
    • История крестьянства Башкортостана, 1917—1940 гг. : диссертация … доктора исторических наук : 07.00.02. — Уфа, 2000. — 442 с.
    • «Великий перелом» и трагедия крестьянства Башкортостана. Уфа, 1993; История крестьянства Башкортостана. 1917—1940 годы. — Уфа, 2001.

Искәрмәләр үзгәртү