Рафаэль Гыймалов

Рафаэль Имам улы Гыймалов (1950 елның 9 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. III (1999—2003), IV (2003—2007) һәм V (2007—2011) чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы.

Рафаэль Гыймалов
Туган 9 август 1950(1950-08-09) (73 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Рафаэль Гыймалов Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Рафаэль Гыймалов 1950 елның 9 августында Казанда туа. 1968 елда В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. 1973 елда институтны «сәнәгать белән идарә итү» белгечлеген алып тәмамлый. 1974 елда Казан газ аппаратурасы заводының өлкән икътисадчысы итеп билгеләнә. 1975—1983 елларда Әйшә район кулланучылар берлеге идарәсе рәисе булып эшли. 1983 елда Яшел Үзән шәһәр советы депутаты итеп сайлана. 1985 елдан ТАССР Дәүләт агросәнәгать комплексы бүлеге башлыгы булып эшли.

1988 елда Татарстан АССРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате министры урынбасары итеп билгеләнә. 1988 елдан 1990 елга кадәр «Идел» комбинатының финанслар буенча директоры булып эшли. ССРБ таркалганнан соң, 1991—1999 елларда «Пионер» АҖ директоры урынбасары, «Русь» финанс йорты директоры булып эшли, Промстройбанк директорлар советы әгъзасы була. 1992 елда урта һәм кече бизнес вәкилләренең татар ассоциациясе президенты вазыйфасына сайлана.

1999 елның декабрендә 217 нче номерлы Коряк бермандатлы сайлау округыннан III чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[1]. Думада Милек комитеты рәисе урынбасары булып эшли. «Ватан — Бердәм Россия» фракциясе составына керә.

ОБСЕ Парламент Ассамблеясе һәм Россия-Һиндстан парламентара комиссиясе әгъзасы була. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе буенча ведомствоара комиссия әгъзасы була.

2003 елда янәдән Коряк округыннан IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[2]. Икътисадый сәясәт, эшмәкәрлек һәм туризм комитетына керә. Машина төзелеше һәм ВПК үсеше мәсьәләләре буенча комитет башлыгы була. 2007 елда Пермь краеннан «Бердәм Россия» партиясе исемлеге буенча V чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[3]. Дәүләт Думасында Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетына кергән.

НАТО Парламент Ассамблеясендә Дәүләт Думасының даими делегациясе составына кергән. Йөзү буенча спорт мастеры.

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

1999 елдан 2011 елга кадәр, III, IV һәм V чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, федераль законнар проектларына карата 11 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмәләр авторы була[4].

Бүләкләр үзгәртү

  • Почёт Ордены (2001)[5];
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • «Закон чыгару эшчәнлегендә актив катнашкан өчен» Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты;
  • I дәрәҗә Бөек изге равноапостольный кенәз Владимир ордены;
  • Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәхмәте (2010);
  • Россия Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2007);
  • Россия Федерациясе Федераль Җыелмасының Дәүләт Думасының Мактау билгесе (2010);
  • Россия Федерациясе Федераль Җыелмасының Дәүләт Думасының Мактау грамотасы (2007);
  • «Республика азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге уңышлары өчен» Татарстан Республикасы Мактау грамотасы.

Искәрмәләр (үзгәртү) үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү