Рафаил Йосыпов

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Рафаил Йосыпов (Рафаил Мидхәт улы Йосыпов, 17 июль 1934(1934-07-17) (89 яшь), Казан, РСФСР, СССР — , ) — Россия галиме, техник фәннәр докторы (1968), профессор (1974), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1984), РФАнең мөхбир әгъзасы, РФАнең Санкт-Петербург информатика һәм автоматлаштыру институты директоры (1991 елдан), 350 дән артык фәнни хезмәт авторы һәм автордашы, шул исәптән 17 монография һәм дәреслек, 12 уйлап табуы бар. Милләте буенча татар.

Рафаил Йосыпов
Туган 17 июль 1934(1934-07-17) (89 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Хәрби-космик академия[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Хәрби-космик академия[d], Санкт-Петербург политехник университеты, Питырбур дәүләт электр техникасы университеты, Питырбур информатика һәм автоматлаштыру институты[d] һәм Санкт-Петербургский государственный университет аэрокосмического приборостроения[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

1958 елда А.Ф. Можайский исемендәге Ленинград хәрби-һава инженер академиясен тәмамлый (инженер-электрик); 1989 елдан СССР армиясендә хезмәт итә. 1964 елда А.А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетын тәмамлый (математика). 1968 елда техник фәннәр докторы дәрәҗәсе бирелә, 1974 елдан — профессор.

1958-1985 елларда, А.Ф. Можайский исемендәге хәрби академиядә хезмәт иткән Р. М. Йосыпов инженер (1958-1959), өлкән инженер (1959), фәнни хезмәткәр (1959-1960), адъюнкт (1960-1962), өлкән фәнни хезмәткәр (1962-1967), очу аппаратлары идарә итү системалары фәнни-тикшеренү лабораториясе башлыгы (1967-1970), ракета һәм космик аппаратлар белән идарә итү системалары кафедрасы башлыгы урынбасары (1970-1971), ракета-космик техникасын куллануның хәрби нәтиҗәлелеге кафедрасы башлыгы (1971-1976) вазыйфаларын башкара. 1976-1985 елларда - аның катнашында төзелгән А.Ф. Можайский исемендәге хәрби инженер институтының мәгълүмат җыю һәм эшкәртү факультетында җитәкче.

1985-1986 елларда - СССР ГШШ оператив-стратегик тикшеренүләр үзәгенең стратегик операцияләрне модельләштерү юнәлеше башлыгы.

1991-2018 елларда - Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург информатика һәм автоматлаштыру институты директоры.

2018 елдан - Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург информатика һәм автоматлаштыру институтының фәнни җитәкчесе.

Бүләкләре үзгәртү

  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2005)
  • РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1984)

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү