Ранис Камартдинов

Камартдинов Ранис Рафис улы (27.06.1981; Буа, Буа районы, ТАССР) — Татарстанның Буа районы башлыгы.[1]

Камартдинов Ранис Рафис улы
Туган 27 июнь 1981(1981-06-27) (42 яшь)
Буа, Буа районы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Биография үзгәртү

Камартдинов Ранис Рафис улы 1981 елның 27 июнендә Татарстан АССРның Буа шәһәрендә туа.

2003 елда химия производстволары һәм төзелеш материаллары предприятиеләре машиналары һәм аппаратлары белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый. 2009 елда «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе» ЮҺБ дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлый(дәүләт һәм муниципаль идарә белгечлеге буенча). 2014 елда ЧОУ ВПО «Социаль һәм гуманитар белемнәр институты» (юриспруденция белгечлеге буенча) тәмамлый.

2006 елдан 2009 елга кадәр Татарстан Республикасы буенча «Җир кадастр палатасы» федераль дәүләт учреждениесенең гомуми бүлегенең 2 категорияле инженеры, хуҗалык белән тәэмин итү бүлегенең 2 категорияле инженеры, хуҗалык белән тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары, матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары, документларны кабул итү һәм җибәрү бүлеге башлыгы булып эшли.

2009 елда күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең гомуми тәэмин итү бүлеге башлыгы.

2009 елдан 2013 елгача Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Идарәсенең документларны кабул итү һәм бирү бүлеге башлыгы. 2013 елдан 2017 елгача Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Идарәсенең Яңа Савин бүлеге башлыгы.

2017 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2020 елның 23 сентябреннән Буа муниципаль районы башлыгы итеп сайлана.[2]

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике улы һәм кызы бар.[2]

Искәрмәләр үзгәртү