Рамил Бәдретдинов (1958)

Рамил Бәдретдинов (17 гыйнвар 1958 ел) — курортолог. Медицина фәннәре докторы (2007). Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2006), Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1992), Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе (2004), Россия Федерациясенең (2007) һәм Башкортстан Республикасының (1992) сәламәтлек саклау отличнигы. Салават Юлаев ордены кавалеры (2010).

Рамил Бәдретдинов
Туган 17 гыйнвар 1958(1958-01-17) (66 яшь)
Мәчетле районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Еланыш, Дуван-Мечетлинский сельсовет[d], Мәчетле районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре курортолог
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Рамил Рафаил улы Бәдретдинов 1958 елның 17 гыйнварында Башкорт АССРның Мәчетле районы Еланыш авылында туган.

1982 елда Башкорт дәүләт медицина институтын, 1996 елда Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1982 елда Дуван районының санитария-эпидемиология станциясендә санитар табиб булып башлый.

1984 елдан участок хастаханәсенең баш табибы, 1987 елда — районның баш табибы, 1993 елда — Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтүенең Дуван территориясе берләшмәсенең баш дәүләт санитар табибы.

1994 елдан район хакимияте башлыгы урынбасары. 2001 елда — «Янгантау» шифаханәсе, 2012 елдан «Яшел каенлык» шифаханәсе директоры, бер үк вакытта 2007 елдан БДМУда укытучы булып эшли. Медицина фәннәре докторы (2007).

Фәнни эшчәнлеге Башкортстан Республикасының шифаханә-курорт комплексы шартларында сәламәтлекне тергезүче дәвалау эшен оештыруны камилләштерүгә багышланган. Бәдретдинов катнашлыгында терәк-хәрәкәт аппараты, периферик нерв системасы авыруларын, умырткалык остеохондрозының неврологик күренешләрен, хроник пиелонефритны һ.б. дәвалау алымнары эшләнә.

150‑дән артык фәнни хезмәт һәм 5 уйлап табу авторы. Башкортстан Республикасының 4‑нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайның депутаты. Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән (2010).

Өйләнгән, ул һәм кыз тәрбияли[1]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2006)
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1992)
  • Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе (2004)
  • Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы (2007)
  • Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы (1992)
  • Салават Юлаев ордены кавалеры (2010).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бадретдинов Рамиль Рафаилович

Сылтамалар үзгәртү

  • Бәдретдинов Рамил Рафаил улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 13 гыйнвар 2022)
  • Бадртдинов Рамиль Рафаилович