Радик Гайзатуллин

Радик Рәүф улы Гайзатуллин (рус. Гайзатуллин Радик Рауфович) — Татарстанның дәүләт эшлеклесе, Татарстан финанс министры (2002 елдан). Икътисад фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган икътисадчысы (1996).

Радик Гайзатуллин
Туган телдә исем Радик Рәүф улы Гайзатуллин
Туган 20 июль 1964(1964-07-20) (59 яшь)
Яңа Тинчәле, Буа районы, ТАССР
Яшәгән урын Телман урамы, Казан[1]
Һөнәре икътисадчы
Бүләк һәм премияләре «Санкт-Петербург шәһәренең 300 еллыгы истәлегенә» медале - 2003 «Казаның 1000 еллыгы истәлегенә» медале - 2005 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены - 2022

Ул 1964 елның 20 июлендә ТАССРның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. 1985 елда «Бухгалтерлык хисабы һәм авыл хуҗалыгында хуҗалык эшчәнлеге анализы» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1985-1986 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1986-1988 елларда — Лаеш районы «Маяк» колхозында баш бухгалтер, 1988 елда — Лаеш районы агросәнәгать оешмасының контроль-ревизия эше буенча төп белгече, 1988-1999 елларда «Бөреле» Агрофирмасының баш бухгалтеры булып эшли.

1999 елдан башлап — дәүләт хезмәтендә. Башта Татарстан Республикасы финанс министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекне финанслау бүлеге башлыгы, соңрак Татарстан финанс министры урынбасары һәм беренче урынбасары булып билгеләнә. 2002 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы финанс министры булып эшли башлый.

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Бүләкләр үзгәртү

  • 2002 ― «Россия Федерациясе финанс министрлыгының 200 еллыгы» медале
  • 2003 ― «Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәте өчен» медале
  • 2003 ― «Санкт-Петербург шәһәренең 300 еллыгы истәлегенә» медале
  • 2004 ― «Төньяк флотына 70 ел» Истәлек билгесе
  • 2004 ― «Финанс хезмәте отличнигы» күкрәк билгесе
  • 2005 ― «Казаның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
  • 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденыреспубликаның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм финанс эшчәнлегендәге казанышлары өчен [2]

Кызыклы факт үзгәртү

2008 елда туган ягы Буа районы Яңа Тинчәле авылында әтисе Рәүф хөрмәтенә «Рәүф» мәтете, 2022 елда Казанның Совет районында, Сеченов урамында әнисе Рауза хөрмәтенә «Рауза» мәчете салдырган.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү