Рада Никитична Аджубей (1929 елның 4 апреле, Киев, Украин ССР2016 елның 11 августы, Мәскәү, Россия) — совет һәм Россия журналисты һәм публицисты.

Рада Аджубей
Туган телдә исем рус. Рада Никитична Аджубей
Туган 4 апрель 1929(1929-04-04)[1]
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 11 август 2016(2016-08-11) (87 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Введен зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУның журналистика факультеты[d] һәм Биологический факультет МГУ[d]
Һөнәре журналист, публицист, язучы, мөхәррир
Җефет Алексей Иванович Аджубей[d]
Ата-ана
Кардәшләр Леонид Никитович Хрущёв[d], Сергей Никитич Хрущёв[d], Юлия Никитовна Хрущева[d] һәм Елена Никитовна Евреинова(Хрущева)[d]

 Рада Аджубей Викиҗыентыкта

Никита Сергеевич Хрущёвның кызы, «Известия» баш мөхәррире Алексей Иванович Аджубейның хатыны.

Тормыш юлы үзгәртү

 
Владимир Путин белән «Известия» газетасы редакциясендә очрашуда, 2002 елның 13 марты

Рада Аджубей 1929 елның 4 апрелендә Киевта ул вакытта Мәскәүдә Сәнәгать академиясендә партком секретаре Никита Сергеевич Хрущёв һәм Юзовкада партия мәктәбендә политэкономия укытучысы Нина Кухарчук гаиләсендә туа.

Мәскәүдә Арбаттагы номенклатур мәктәптә укый башлый, мәктәпне Киевта алтын медаль белән тәмамлый, шул вакытта әтисе Украина коммунистик партиясенең беренче секретаре итеп билгеләнә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә, соңыннан журналистика факультетына күчә. 1952 елда университетны тәмамлый.

Уку вакытында Алексей Аджубей белән таныша, аңа 1949 елда кияүгә чыга. Бу никахта ул өч ул тапкан: Никита, Алексей һәм Иван.

Беренче бала туганнан соң ул «Фән һәм тормыш» журналына эшләргә килгән, анда тиздән медицина һәм биология бүлеге мөдире була. Мондый вазыйфа өчен аңа белем җитеп бетмәвен аңлагач, МДУның кичке биология факультетына укырга керә.

1956 елда ул журналның баш мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә. Ул эшләгән чорда журнал Советлар Союзының иң яхшы фәнни-популяр журналларының берсе була. Журнал редакциясендә 2004 елга кадәр эшли.

Хрущёв үз постыннан төшерелгәч, ире опалага эләгә һәм «Советский Союз» журналында бүлек мөхәррире булып эшли башлый, шулай ук төрле басмаларда тәхәллүс астында басыла.

Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән. 2016 елның 11 августында вафат була[2]. Введен бистәсе зиратында ире һәм олы улы янәшәсендә җирләнгән.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.biografija.ru/biography/adzhubej-rada-nikitichna.htm
  2. Дочь Никиты Хрущева Рада Аджубей скончалась в больнице в Москве 2016 елның 6 октябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү