Равил Мотыйгулла улы Кәримов

(Равил Кәримов (Уфа) битеннән юнәлтелде)


Банкир белән бутамагыз

Равил Кәримов
Туган телдә исем Равил Мотыйгулла улы Кәримов
Туган 19 май 1952(1952-05-19) (72 яшь)
Мостафа, Бакалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагыСССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре янгыннан саклану хезмәте башлыгы
Ата-ана
  • Мотыйгулла Кәримов, сугыш ветераны (әти)
  • Мәрхәбә Кәримова, тыл ветераны (әни)
Бүләк һәм премияләре
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

Равил Кәримов, Равил Мотыйгулла улы Кәримов (1952 елның 19 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Бакалы районы, Мостафа) ― Башкортстанның Уфа шәһәре шәһәр округы Янгыннан саклану идарәсе МБУ начальнигы, полковник. Россия Федерациясенең атказанган янгын сагы хезмәткәре (2021).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1952 елның 19 маенда Башкортстан АССРның Бакалы районы Мостафа авылында туа. Мостафа мәктәбендә 8 сыйныфны бетергәч, Бакалыда техник училищеда тракторчы – машинист һөнәренә укый. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын, Свердловск янгынга каршы тору техник училищесын тәмамлый.

1970 - 1972 елларда хәрби хезмәтне үти.

Хезмәт юлы үзгәртү

Янгыннан саклану буенча хезмәтләренә патентлары бар[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Бакалы якташлыгы оешмасында үзгәртү

Оешкан көненнән алып (1999), якташлыкның башкарма комитеты рәисе.

  • Бакалы районының социаль – икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертә.
  • Чәкәт - Урманай юлын сафка кертүне тәэмин итә.
  • Туган авылы Мостафада һәм Иске Корычта янгын бүлеге һәм депосы ачуда ярдәм итә.
  • Бакалы районы яшьләренең Уфаның дәрәҗәле югары уку йортларына, шул исәптән янгыннан саклану кафедрасына[4], керүен тәэмин итү өчен, районда вузларның әзерлек курсларын оештыруда катнаша.
  • Якташларын Уфага мәдәни чараларга китертүне даими оештыра.

Үзенең “Мостафа чишмәләре” китабында туган авылының табигате, хөрмәтле шәхесләре турында олы мәхәббәт белән сөйли[5].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Андреев А.Г., Латыпова А.А. идр. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
  2. Каримов Р.М., Шокурова С.П.,Кусырева Ю.А.15 лет землячеству. Бакалы, 2014.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.rusprofile.ru/id/4248498
  2. http://www.freepatent.ru/patents/2348441(үле сылтама)
  3. Список награждённых государственными наградами РФ и РБ 2021 елның 30 апрель көнендә архивланган.(рус.)
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-24 
  5. http://www.bakaly.ru/zemlyaki/