Равил Исмәгыйл улы Гайнетдиншәех, Россия мөфтиләр шурасы , Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.

Равил Гайнетдинев
Җенес ир-ат
Сурәт
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 25 август 1959(1959-08-25) (64 яшь)
Туу урыны Питрәч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре мөфти, җәмәгать эшлеклесе
Башкарган вазыйфа Верховный муфтий[d] һәм рәис[d]
Әлма-матер Казан театр укуханәсе һәм Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d]
Академик дәрәҗә фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]
Бәйлелеге Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү ислам университеты[d]
Әгъзалык Россия Федерациясе Иҗтимагый пулатының беренче чакырылышы (2006-2008)[d] һәм Общественная палата Российской Федерации второго состава (2008—2010 год)[d]
Бүләкләр
Мәзһәб Хәнәфи мәзһәбе
 Равил Гайнетдин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Мөфти Гайнетдинның Ислам юлында хезмәт итүе 35 ел элек, Бохара шәһәрендәге Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң башлана. 1987 елда яшь дин эшлеклесе — имам–хатыйб, ә инде бер елдан соң Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имам-хатыйбы булып эшли башлый. Совет чорында ук Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Мәскәү җәмигъ мәчете Россиянең күп кенә регионнарыннан җәмгыятьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. 1994 елда биредә РФ мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Диния нәзарәтенең 25 еллыгы елында, РФ субъектларыннан һәм дөньяның дистәләгән иленнән җыелган делегатлар һәм дәрәҗәле кунаклар алдында чыгыш ясаганда, мөфти Гайнетдин хәбәр иткәнчә, бүген РФ мөселманнары Диния нәзарәте 53 төбәктә ике меңнән артык мөселман җәмгыятен берләштерә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Мөфти Гайнетдинның мөселман рухи яңарышы, тынычлык урнаштыру һәм милләтара һәм диниара татулыкны һәм гражданлык бердәмлеген ныгыту эшендәге казанышлары күп кенә дәүләт бүләкләре, шул исәптән «Дуслык» ордены (1997), Почет ордены (2004) IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009), III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2015), федерация субъектларының дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Бүләкләр арасында Фәләстыйн дәүләтенең «Иерусалим йолдызы» югары ордены (2015), «Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 20 ел» медале (2012), Казакъстан Республикасының «Шапагат-Милосердие» югары ордены (2013) һәм башкалар бар.

2019 елның 22 ноябрендә Россия мөселманнарының дини лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин РФ Президенты Владимир Путин кулыннан II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын алды. Бүләкләү тантанасы РФ Президентының Кремль резиденциясенең Екатерина залында узды. «Җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен», — диелә РФ дәүләт башлыгы Указында[1].

2023 елда Россия Азия һәм Африка илләре халыклары белән теләктәшлек комитетының алтын медале белән бүләкләнгән ― Россия өммәтен берләштерү, Россия мөселманнарының Ислам дөньясында ролен һәм урынын күтәрүе һәм хаҗ кылуны оештыруның үзәкләштерелгән системасын булдыру эшенә зур өлеш керткәне өчен [2]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү