Пәнҗаб (урд. پنجاب‎ — «бишсу»[1], санскритта Панчанада, пәнҗ. ਪੰਜਾਬ ਖੇਤਰ) — Җелам, Чинаб, Рави, Биас һәм Сатлеҗ елгалары тугайларында урнашкан 100 мең км² мәйданлы юдыртылган тигезлекнең исеме. Төп халык — пәнҗаблылар, күпчелекнең теле — пәнҗаби. Ислам һәм индуизмдан тыш, өлкәдә сикхизм да таралган.

Һармандир Сахиб — сикхларның баш гыйбадәтханәсе

Пәнҗабта Һинд дине үзгәртү

Пәнҗабта Санатан Дхармилар, Арья Самаджилар, Радхасвамилар, Дэв Самаджилар, Экуменик Һинд дине тарафдарлары бар. Иң күбесе Рама, Кришна, Вишну, Шива һәм Хануман Ходайларына табыналар. Пәнҗабта Һиндстанда иң күп процент далитлар яши (31,9%).

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

BBC Пәнҗаби

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Пәнеҗ — биш; аб — су. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 473, 15.