Петр Хлебников ( 1829 - 1914 елдан соң? ) - Император медицина һәм хирургия академиясе профессоры, тәрҗемәче .

Пётр Хлебников
Туган телдә исем Хлебников Петр Алексеевич
Туган 1829(1829)
Ватандашлыгы  Россия империясе
Гыйльми дәрәҗә: медицина докторы

Биография үзгәртү

Пётр Алексеевич Хлебников 1829 елда беренче гильдия Әстерхан сәүдәгәре Алексей Иванович Хлебниковның беренче никахында туган.Әнисе Наталья Михайловна үлгәннән соң (07.30.1843), әтисе икенче тапкыр өйләнә. Бу никахта тагын дүрт бала туа.

Пётр Хлебников 1851 елда Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Аннары Император тыйб-хирургия академиясенең 3 нче курсына укырга керә. 1854 елда, табиб дәрәҗәсе алгач, 2нче коры җир госпиталендә хезмәт итә башлый

Кырым сугышы башында, үзенең үтенече буенча, профессор Н. И.Пирогов белән Севастопольгә китә. Анда 1855 елның июленә кадәр эшли. 1855 елның көзендә Н.И. Пирогов белән Кырымга кайта.

1856 елның маенда Тыйб-хирургия академиясе каршында белемен камилләштерү өчен кала. Анда «Опыт исторического изложения учения о клеточке в анатомическом и физиологическом отношениях» темасына диссертация яклый, медицина докторы гыйьми дәрәҗәсен ала.

1861 елның маенда физика профессоры А.А. Измайловка адъюнкт итеп сайлана.

1864 елда медицина-хирургия академиясенең Физика һәм физик географиясенең ординар профессоры итеп сайлана. Физика укыту эксперименталь характер ала. Физика кабинеты яңа прибор коллекцияләре, фотографик павильон белән тулылана.

1870 елның октябреннән Хлебников "Знание"журналы чыгара башлый.

Берничә тапкыр чит илләргә сәяхәт кыла, танылган галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, аларның әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра.

1872 елда Хлебников каты авырый, шул сәбәпле 1873 елда хезмәттән китә, журнал басмасын Д.А.Коропчевскийга тапшыра. 1873 елда, дәвалану өчен, кызы Наталья белән чит илгә китә. Франциядә Бордо шәһәре янында яши.

1908 елның ноябрь-декабрь айларында ул Одессага дәваланырга килә, һәм, көтмәгәндә, энекәше Владимир Алексеевич белән очраша.

Библиография үзгәртү

тәрҗемәләре
    • Герберт Спенсер. Собрание сочинений в 7 т. Основания биологии: Т. 1 / Пер. проф. Мед.-хирург. акад. д-ра мед. П. А. Хлебникова. — Санкт-Петербург: Изд. Н. Л. Тиблен : тип. Куколь-Яснопольского, 1867-[1869]. — [12], 485, [1] с.
    • Тепло и холод : Шесть лекций, чит. детям Джоном Тиндалем / Пер. под ред. проф. физики Имп. мед.-хирург. акад. П. А. Хлебникова. — Санкт-Петербург: В. Ковалевский, 1869. — [2], II, 128 с. : ил.
    • Сохранение энергии / Бальфур Стюарт; Пер. с англ. под ред. П. А. Хлебникова. — Санкт-Петербург: ред. журн. «Знание», 1875. — XIV, 169 с.
    • Методы умозрительных наук / Соч. Дюгамеля, чл. Акад. наук в Париже, проф. Политехн. шк. и пр.; Пер. проф. Медико-хирург. акад. П. А. Хлебникова. — Санкт-Петербург: Н. Л. Тиблен, 1867. — [4], 111 с.
    • Единство физических сил: Опыт натур. философии / Соч. п. Анджело Секки, проф. астрономии, дир. Обсерватории рим. коллегии; Пер. с итал. проф. физики при Мед. хирург. акад. П. А. Хлебникова. — Санкт-Петербург: тип. В. Демакова, 1872. — [2], XI, 213 с. : ил.

Әдәбият үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү