Славинский Петр Михайлович (28 октябрь 1989 ел — 2 май 1977 ел) — совет дирижеры. РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты (икесе дә — 1944).

Пётр Славинский
Туган 28 октябрь 1899(1899-10-28)
Харьков, Россия империясе
Үлгән 2 май 1977(1977-05-02) (77 яшь)
Мәскәү, СССР
Һөнәре дирижёр
Җефет Фёдоровская, Ольга Фёдоровна[d]

Биографиясе үзгәртү

Петр Михайлович Славинский 1899 елның 28 октябрендә Харьковта дөньяга килә. Виолончель классы буенча (укытучысы Семен Козолупов) 1928 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлый. Студент чагында ук 1925 елдан Зур театр оркестрында солист буларак уйный башлый. 1936 елдан СССРның төрле кала опера театрларында (Пермь, Ташкент) дирижер була, ә 1938 елда яңа оештырылган Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры итеп тәгаенләнә[1], биредә ул берничә башкорт милли опералары премьераларын тормышка ашыра: «Сакмар» (Мәсәлим Вәлиев), «Акбузат» (Антонио Спадавеккиа һәм Халик Заимов), «Карлыгач» (Николая Чемберджи), «Ашказар» һәм «Мәргән» (Антон Эйхенвальд). 1944 елда Башкорт АССРның халык артисты һәм РСФСРның атказанган артисты исемнәренә лаек була.

Сугыштан соңгы елларда Куйбышев һәм Харьков опера театрларында хезмәт итә. 1950 елдан — С. Станиславский һәм Вл. И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театрының музыкаль өлешен җитәкли, 1961 елдан Мәскәү сәнгать театрының музыкаль бүлек мөдире һәм оркестр дирижеры. Бу чорда Славинскийның постановкалары арасында — Эдуард Направникның «Дубровский» операсы (Сергей Лемешев төп партиядә) фильм-спектакль буларак яздырылган.

БДОБТ-та Славинский җитәкчелегендәге постановкалар үзгәртү

— башкорт опералары: «Мәргән» (А. А. Эйхенвальд), "Сакмар (М. М.), «Карлыгач», «Акбузат» (Н. К. Чемберджи);

— рус һәм чит ил опера классикасы әсәрләреннән: «Тегермәнче кызы», «Иван Сусанин» (М. И. Глинка), «Евгений Онегин» һәм «Пики дамасы» (П. И. Чайковский), «Фауст» (Ш. Гуно), «Аида», «Травиата» һәм «Риголетто» (Дж. Верди), «Кармен» (Ж. Бизе), «Чио чио сан» (Дж. Пуччини), «Севилья цирюльнигы» (Дж. Россини) һәм башка тәүге постановкалар куела.

— «Коппелия», «Чыңрау торна» балетлары, симфоник концертлар белән дирижерлык итә.

БДОБТ-ның симфоник оркестрын оештыручы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкирский государственный театр оперы и балета 2012 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган.: Страница на сайте Министерства культуры Республики Башкортостан

Чыганаклар үзгәртү

• СЛАВИНСКИЙ Пётр Михайлович // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Әдәбият үзгәртү

• Ланге В. Башкирский государственный театр оперы и балета в годы Великой Отечественной войны //Вопросы истории башкирской музыкальной культуры. Уфа, 1990.