Пьер Абеляр (фр. Pierre Abailard/Abélard) — француз дин белгече, фәлсәфәче, шагыйрь, схоласт.

Pierre Abailard
Туган телдә исем Пьер Абеляр
Туган 1079(1079)
Париж, Франция
Үлгән 21 апрель 1142(1142-04-21)
Сен-Марсель-сюр-Сон, Франция
Күмү урыны Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Ватандашлыгы  Франция патшалыгы[2]
Франция
Әлма-матер Париж кафедраль мәктәбе[d]
Һөнәре илаһиятче, фәлсәфәче, композитор, телбелгеч, шагыйрь, автобиограф, мантыйкчы, язучы, дин хадиме
Җефет Элоиза[d]

 Pierre Abailard Викиҗыентыкта

Ул Парижда ритсер гаиләсендә туа һәм шунда дини мәктәптә белем ала. Абеляр борынгы антик мәдәнияткә зур ихтирам белән карый. Әфләтүн, Аристотель һәм Цицерон әсәрләре белән якыннан таныша. Ә мәҗүси динне ул христиан диненең элгәре дип саный. Абеляр тирән һәм зирәк акыллы шәхес булып формалаша. Ул егет чагында ук халык алдында уздырыла торган төрле сүз ярышларында катнаша башлый һәм, оста сөйләү сәләтенә ия буларак, шушы ярышларда җиңеп чыгуы белән таныла. Ул Парижның Собор мәктәбендә укый, анда шушы мәктәпнең җитәкчесе Гильом де Шампо белән фәнни бәхәскә кереп, аннан китәргә мәҗбүр була.

Замандашлары Абелярны Сократ белән чагыштырганнар. Ул, нәкъ борынгы грек фәлсәфәчесе кебек, ил гизүче, мөсафир-галим була. Соңрак Абеляр үзе укыган Собор мәктәбенә кайта, ләкин инде шәкерт булып түгел, ә укытучы булып. Бу вакытта Абелярның абруе һәм халык арасында тоткан даны инде шактый югары була. Руханилар моны күралмыйлар, алар мәшһүр галимгә аяк чалырга сәбәпләр эзли башлыйлар, аның ялгышканын көтәләр, һәм алар көткән форсат табыла: Абелярның яраткан кызы Элоиза белән булган гыйшкый мөнәсәбәтен фаш итеп, аны физик һәм мораль яктан хурлыйлар. Шуннан соң ул монахлыкка китәргә мәҗбүр була.

Абелярның фәлсәфи мирасы шул заманда ук игътибар белән өйрәнелә. Формасы белән ул — схоластика, ә юнәлеше белән изге китаплардагы дини догмаларны тәнкыйть итү рухында була. Абеляр, изге китапларда урын алган хаталы фикерләрне табып, аларда булган мантыйкый каршылыкларны фаш итә. Ул моны иҗади эшчәнлеген дингә, яисә Аллага каршы алып бару түгел, ә дини китапларны төрле каршылыклардан, хаталардан арындырырга омтылу дип аңлата. Абелярның бу эшчәнлеге бигрәк тә аның «Әйе һәм Юк» дигән хезмәтендә урын таба. Ул, кешенең ышану һәм акыл белән эш итү сәләтләре арасында булган аермалыкларны тикшереп, өстенлекне соңгысына бирә. Болай уйлау шушы заманда хакимлек иткән фикри тәгъбирләргә каршы булып чыга. Мәсәлән, Ансельм Кентерберийскийның атаклы гыйбарәсе түбәндәгедән тора: «Аңлау өчен ышану сорала». Абеляр исә моның нәкъ киресенчәсен алга куя: «Ышану өчен аңлау сорала».

Абеляр танып белүдә акыл белән аңлауны өстен күрә. Ул барлык диннәрнең кимчелеген түбәндәгечә аңлата. Алар, ди ул, дөньяны танып белүдә акылны, фикерләүне түгел, бәлки балачактан килгән гадәтне беренчел итәләр. Кеше исә, олыгайгач та, әнә шушы балачактан килгән гадәтләрнең колы булып кала. Абелярның тәгълиматы дини формада булса да, ул шул за-мандагы руханиларның нәфрәтен кузгата. Аны Рим папасы Иннокентий II хөкем итә. Католиклар чиркәве тарафыннан ул еретик дип игълан ителә. Дөрес, соңрак шул ук чиркәү Абелярның гыйльми фикерләрен үзенең тәгълиматына нигез итеп ала.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
  1. 1,0 1,1 Beaumont F. M. Manuel et itinéraire du curieux dans le cimetière du Père la ChaiseParis: 1828.
  2. Roux P. d. Nouveau Dictionnaire des œuvres de tous les temps et tous les pays — 2 — Éditions Robert Laffont, 1994. — ISBN 978-2-221-06888-5