Пранама (Санскрит телендә, "буйсыну, җирдә сузылу яки алга таба баш ию") хөрмәт итеп сәләмләү (яки хөрмәт итеп баш ию) - бу берәр нәрсә, яки берәр шәхес алдында - гадәттә бабайлар-дәү әниләр, ата-аналар, өлкәннәр яки укытучылар яки берәр Ходай кебек хөрмәт ителә торган алдында. Ул Һиндстан мәдәниятендә һәм Һинду традицияләрендә бар.[1]

Этимологиясе

үзгәртү

Пранама pra (Санскрит телендә: प्र) һәм ānama (Санскрит телендә: आनम) сүзләреннән килеп чыккан; префикс буларак pra-ның мәгънәсе "алга таба, алдында, бик", шул ук вакытта ānamaның мәгънәсе "иелү яки сузылу".[2] Бергә кушылып pranama-ның мәгънәсе "иелү, алга иелү" яки "күп иелү" яки "сузылу". Мәдәни төшенчәләрендә, аның мәгънәсе башка кеше алдында "хөрмәт итеп сәламләү" яки "хөрмәт итеп иелү", гадәттә өлкәннәр яки укытучылар алдында яки Ходай кебек ихтирам ителә торган берәү алдында.

Пранама типлары

үзгәртү
 
Вальмикиның Рамаянасыннан битләр (The Freer Ramayana), Vol. 1, folio 50; recto: Аһилья Раманың аякларына Гаутаманың каһәреннән азат ителү өчен рәхмәтле булып төшеп иелүе

Пранамның алты типлары бар:[3]

  • Аштанга (Санскрит телендә: अष्टाङ्ग, турыдан-туры мәгънәдә сигез өлеш) - Uras (Күкрәк), Shiras (Баш), Drishti (Күзләр), Manas (Игътибар), Vachana (Сөйләм), Pada (Табан), Kara (Кул), Jahnu (Тез).
  • Шаштанга (Санскрит телендә: षष्ठाङ्ग, турыдан-туры мәгънәдә алты өлеш) - җиргә аяк бармаклары, тезләр, куллар, ияк, борын һәм чигә белән кагылу.
  • Панчанга (Санскрит телендә: पञ्चाङ्ग, турыдан-туры мәгънәдә биш өлеш) - җиргә тезләр, күкрәк, ияк, чигә һәм маңгай белән кагылу.
  • Дандават (Санскрит телендә: दण्डवत्, турыдан-туры мәгънәдә таяк) - маңгай белән аска иелү һәм җиргә кагылу.
  • Намаскара (Санскрит телендә: नमस्कार, турыдан-туры мәгънәдә соклану) - бергә тотылган куллар белән маңгайга кагылу. Бу кешеләр арасында сәламләүнең тагын бер киң таралган формасы.[3][4]
  • Абхинандана (Санскрит телендә: अभिनन्दन, турыдан-туры мәгънәдә тәбрикләү) - бөгелгән куллар күкрәккә орынып алга таба иелү.

Моңа бәйле сәламләү формалары

үзгәртү

Пранаманың бер формасы булып Чаранаспарша булып тора (Санскрит телендә: चरणस्पर्श, турыдан-туры мәгънәдә табаннарга кагылу) бу аякларга кагылу белән иелү, хөрмәт билгесе. Ул гыйбадәтханәләрдә Даршан вакытында күренергә мөмкин. Бу пранаманың бәйле типы Һинд мәдәниятендә киң таралган. Ул ата-аналар, бабай-дәү әниләр, өлкән туганнар, укытучылар һәм изгеләргә хөрмәт күрсәтү өчен эшләнә.

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Билгеләмәләр

үзгәртү
  1. Sivaya Subramuniyaswami. Loving Ganesha. Himalayan Academy Publications. p. 481. ISBN 978-1-934145-17-3. https://books.google.com/books?id=_sV4_JpQvycC&pg=PA481. 
  2. Apte Dictionary, See: pra, aanama
  3. 3,0 3,1 Chatterjee, Gautam (2001), Sacred Hindu Symbols, Google books, pp. 47–48, ISBN 9788170173977 .
  4. Bhatia, S., & Ram, A. (2009). Theorizing identity in transnational and diaspora cultures: A critical approach to acculturation. International Journal of Intercultural Relations, 33(2), pp 140-149

Тышкы сылтамалар

үзгәртү