Постгерпетик невралгия

Постгерпетик невралгия — тире тимгелләре беткәннән соң кабатланучы сызлау. 70 яшьтән өлкәнрәк 75% артык авыруларда үсеш ала, өзлексез яки вакытлы сыйфатлы була ала, төнлә һәм минималь этәргечтә (аллодиния) — кагылу һәм җылыдан көчәя ала. Гадәттә вакыт белән сызлау кими, әмма 2% авыруларда 5 ел дәвамында саклана. Невралгия кайвакыт бик авыр, хатта суицидаль омтылышлар белән депрессиягә китерә ала һәм шулай ук тормыш сыйфатын күпкә киметә ала. Чагылган сызлау синдромы белән авырулар махсус клиникаларда урнашырга тиеш. Дәвалауга түбәндәге ысуллар керә.

Постгерпетик невралгия
Саклык белгечлеге неврология

1.    Урынлы дәвалау. Салкын компресслар, капсаицин (Р субстанциясе) яки урынлы анестетик булган кремнар файдалы була ала (лидокаин 5%).

2.    Системалы дәвалауны түбәндәге препаратлар белән көчәйтергә кирәк.

•     Гади анальгетиклар (мәсәлән, парацетамол) 4 г/тәү кадәр.

•     Көчле анальгетиклар (мәсәлән, кодеин) 240 мг/тәү кадәр.

•     Амитриптилин 10-25 мг төнгә, әкренләп дозаны кирәк булганда 75 мг/тәү кадәр арттырып.

•     Карбамазепин 400 мг көн саен кискен сызлауда.

NB СЯКЧ файдасыз.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.