Портал:Чүпрәле районы/Чүпрәле шәхесе
Зәки Нури (24 декабрь, 1921 — 18 февраль, 1984) — татар шагыйре, публицист.
1921 елның 24 декабрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык колхоз яшьләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1934–1937 һәм 1940–1941 елларда Татарстанның хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумында белем ала, 1938–1940 еллар арасында Ерак Көнчыгыштагы Николаевск–на– Амуре шәһәрендә диңгез порты төзелешендә һәм Чувашстанның Шомыршы урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча хезмәт чыныгуы уза. 1941 елда З.Нури хәрби хезмәткә алына һәм артиллерист сыйфатында фашист илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен З.Нури Ватан сугышы ордены (1948), «Ватан сугышы партизанына» медале (1944) һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Белоруссия җирләре фашист илбасарларыннан азат ителгәннән соң, 1944 елның августыннан 1946 елның көзенә кадәр, З.Нури хезмәт ияләре депутатларының Орша шәһәре Советында башкарма комитет председателе урынбасары вазифасын башкара һәм шәһәрне сугыш хәрабәләреннән арындыру, торгызу буенча зур оештыру эшләре алып бара. 1946 елда З.Нури туган якларына кайта һәм 1946–1949 еллар дәвамында башта Буа урман базасы, аннары Тархан леспромхозы директоры булып эшли.