Чүпрәле районы (рус. Дрожжановский район) — Татарстан Республикасындагы муниципаль район. Район үзәге - Иске Чүпрәле авылы. Халык саны 28 мең кешегә якын. Халыкның 58 %ын татарлар, 41 %ын чуашлар тәшкил итә.

Районда сабан, кышкы бодай, арыш, арпа, солы, тары, карабодай, борчак, шикәр чөгендере, бәрәңге игелә. Терлекчелекнең төп юнәлешләре – ит-сөт сыерлары көтүе, дуңгызчылык.