Портал:Мари Иле/Сайланган мәкалә
Мари автономияле өлкәсе (рус. Марийская автономная область, чирм. Марий автоном велым) — 1920—1936 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.
Башкала — Краснококшайск (1927 елдан — Йошкар-Ола) шәһәре.
Мари автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә болын һәм таулы чирмешләр өчен автономияле берәмлеге буларак оештырылган.
1929 елда Нижгар өлкәсе (аннан соң — Нижгар крае, Горький крае) составына кертелә.
1936 елның 5 декабрендә Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.