Портал:Вакыт/Татар дөньясы
Татар тәкъвиме - Идел-Урал-Себер төбәкләре татарларның терлекчелек, игенчелек һәм башка төрле хуҗалык эшләре нигезендә ясалган тәкъвим. Татар тәкъвиме кояш хәрәкәтенә нисбәтләнгән дәверлеккә туры килә.
№ | Милади тәкъвим | Татар тәкъвиме | Көннәр | Зодиак билгесе |
---|---|---|---|---|
1 | 21.3-21.4 | Яңарыш ае | 31 | Кучкар |
2 | 21.4-21.5 | Сабан ае | 30 | Үгезбозау |
3 | 21.5-21.6 | Черешмә ае | 31 | Игезәкләр |
4 | 21.6-21.7 | Печән ае | 30 | Кысла |
5 | 21.7-21.8 | Урак ае | 31 | Арслан |
6 | 21.8-21.9 | Ындыр ае | 31 | Кыз |
7 | 21.9-21.10 | Билек ае | 30 | Үлчәү |
8 | 21.10-21.11 | Каракөз ае | 31 | Чаян |
9 | 21.11-21.12 | Керәү ае | 30 | Укчы |
10 | 21.12-21.1 | Кырлач ае | 31 | Кәҗәмөгез |
11 | 21.1-21.2 | Акман ае | 31 | Сукояр |
12 | 21.2-21.3 | Бушай | 28-29 | Балыклар |