Портал:Алтын Урда/Кереш сүз

Алтын Урда (Җучи олысы, Олуг Олыс) — 1240нчы елларда барлыкка килгән, Урта Ауразиядә - Көнчыгыш Аурупа, Урал, Себер территорияләрендә урнашкан күп милләтле дәүләт.

Хан тәхетенә Бәркә хан утырган дәвердә (12571266) Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монгол империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә.