Полоний (лат. Polonium, Po) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 16 төркем элементы. Тәртип номеры - 84. Халькогеннар төркеменә карый. Нормаль шартларда йомшак радиоактив металл, көмөшсу-ак төстә[1][2].

Символы үзгәртү

Полоний элементының символы - Po (Полоний дип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы үзгәртү

Элемент 1898 елда Пьер Кюри һәм Мария Склодовская-Кюри тарафыннан уран сумалалы рудасында ачыла[3]. Алар 18 июльдә Париж Фәннәр академиясе утырышында докладта беренче тапкыр ачыш турында хәбәр итәләр. Элемент Мария Склодовская-Кюриның туган ягы — Польша (лат. Polonia) хөрмәтенә исем ала[2]

1902 елда алман галиме Вильгельм Марквальд яңа элемент ача. Ул аны радиотеллур дип атый. Кюри, ачыш турындагы язманы укып, бу — алар тарафыннан дүрт ел элек ачылган полоний элементы, дип хәбәр итә. Марквальд мондый бәя белән килешмәгән һәм аларның төрле элементлар булуын белдергән. Элементлар белән берничә тәҗрибәдән соң Марквальд үз хатасын танырга мәҗбүр була.

Полонийның 0,1 мг беренче өлгесе 1910 елда алына.

Тәбигатьтә үзгәртү

Полоний радионуклидлары табигый радиоактив рәт составына керә:

210Po (Т1/2 = 138,376 сут), 218Po (Т1/2 = 3,10 мин) һәм 214Po (Т1/2 = 1,643×10−4 с) — 238U рәтенә;
16Po (Т1/2 = 0,145 с) һәм 212Po (Т1/2 = 2,99×10−7 с) — Th рәтенә;
215Po (Т1/2 = 1,781×10−3 с) һәм 211Po(Т1/2 = 0,516 с) — 235U рәтенә.

Шуңа күрә полоний һәр чак торий һәм уран минералларында була. Полонийның Җир кабыгындагы тотрыклы нисбәте — массасы буенча якынча 2×10−14 %[1].

Үзенчәлекләре үзгәртү

Полоний — көмөшсу-ак йомшак радиоактив металл.

Металл полоний һавада тиз оксидлана. Полоний диоксиды (РоО2)x һәм полоний монооксиды РоО билгеле. Кислоталар йогынтсыында Ро2+ катионнары барлыкка килеп, алсу төсле эретмә хасил була:

  

Агулылыгы үзгәртү

Полоний-210 артык агулы, радиотоксинлы һәм канцерогенлы, ярым таркалу чоры 138 көн 9 сәгать. Аның чагыштырма активлыгы (166 ТБк/г) шул хәтле зур, хәтта альфа-кисәкчә генә нурланса да, аңа кул белән кагылырга ярамый, чөнки тире генә түгел, бәлки бөтен организм агулануы мөмкин: полоний тире аша шактый җиңел үтә. Ул ара булганда да коточкыч хәвефле. Шуңа күрә полоний-210 белән герметик бокста гына эшлиләр.

Әдәбият үзгәртү

  • Полоний// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 20-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Глав. ред.: Н. С. Зефиров. . — Т. 4. — (5 томов). — 20 000 экз. — ISBN 5852700924.
  2. 2,0 2,1 [www.xumuk.ru/bse/2178.html Полоний] — ЗСЭ
  3. E. Rutherford. . — ISBN 1451001983, 9781451001983.