Пилат һәм башкалар

«Пилат һәм башкалар» (алман. Pilatus und Andere, Ein Film fur Kartfeitag) — поляк режиссёры Анджей Вайданың Михаил Булгаковның Мастер һәм Маргарита романындагы «инҗилчә» сәхнәләр буенча төшерелгән фильмы. Ул Алмания телевидениясенең Икенче каналы өчен төшерелгән.

Пилат һәм башкалар
алман. Pilatus und andere - Ein Film für Karfreitag
Жанр dramatik film[d] һәм экранизация романа[d]
Режиссёр Анджей Вайда[d]
Продюсер Анджей Вайда[d]
Сценаричы Анджей Вайда[d]
Көйязар Иоһанн Себастьян Бах
Киноширкәт Җитештерү:
ZDF[d]
Нәрсәгә
нигезләнгән
Мастер һәм Маргарита
Озынлык 98 минут[1]
Ил  Алмания
Тел алман теле
Дөнья күрү 1972,
IMDb ID 0069088

Сюжет үзгәртү

Фильм «Мастер һәм Маргарита» романы буенча төшерелсә дә, монда бары Понтий Пилат һәм Иешуа Га-Ноцри катнашкан бүлекләр генә катнаша һәм алар хәзерге вакытка күчерелгәннәр. Фильмда кызыклы сценарий табылдыклары күп. Мәсәлән, Левий Матфей (Даниэль Ольбрыхский) Голгофадан репортаж алып баручы хәзерге заман журналисты итеп күрсәтелгән, ә Яһүдә Искариот (Ежи Зельник) Иешуа турында телефон-автомат аша хәбәр итә; ул трубканы куйганда, автоматтан утыз көмеш тәңкә коела. Га-Ноцри исә үзенең тәре юлын Франкфурт-Майнада урамнары аша үтә.

Премьера үзгәртү

Картина Алмания Федератив Җөмһүриятендә 1972 елның 29 мартында, Пасха алдыннан беренче тапкыр күрсәтелә.

Рольләрне башкаручылар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү


  1. Internet Movie Database — 1990.