Петр Гаврилов музее (Әлбәдән)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Советлар Берлеге Каһарманы Петр Михаил улы Гаврилов музее (рус. Музей Героя Советского Союза Петра Михайловича Гаврилова) — Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Советлар Берлеге Каһарманы, Брест кальгасен(рус.) саклаучыларның берсе майор Петр Гавриловның (Петр Михаил улы Гаврилов, 19001979) тормышы һәм каһарманлыгы белән таныштыра.

Петр Гаврилов музее
Нигезләү датасы 2010
Урын 422790 ТР, Питрәч районы, Әлбәдән, Колхоз ур., 1а.
Директор Динар Дамир улы Шәйхетдинов
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

2010 елның 30 июнендә, сугыш каһарманының тууына 110 ел тулу уңаеннан, Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдән авылында ачыла.

Бина үзгәртү

Петр Гаврилов яшәгән йорт-җир урынында башка хуҗалык булу сәбәпле, музей өчен агачтан бер катлы яңа бина Әлбәдән авылы читендә төзелә [1].

Экспонатлар үзгәртү

Мәйданы — 129, 3 кв. м. Фондnа ~500 саклау берәмлеге, шул исәптән П. М. Гавриловның Әлбәдән авылы кешеләре ярдәмендә тупланган шәхси әйберләре, шул исәптән, хәрби өс киеме, кул сәгате (27 саклау берәмлеге) куелган. Брест кальгасе күренеше булдырылган. Петр Михаил улы Гавриловның керәшен булуын искә алып, керәшеннәрнең көнкүрешен, мәдәниятен тасвирлаучы экспонатлар да (100 саклау берәмлеге) урын алган. Керәшен йорты интерьеры торгызылган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Музей Героя Советского Союза П. М. Гаврилова. 2019 елның 6 август көнендә архивланган. Питрәч районы мәдәният бүлеге сайты