Петер Куцка (маҗар. Kuczka Péter 1923 елның 1 марты, Секешфехервар — 8 декабрь 1999, Будапешт) — Маҗарстан шагыйре, язучы, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, киносценарист, китап Һәм журналлар редакторы. Маҗарстан Дәүләт премиясе лауреаты(1954)[5].

Петер Куцка
Туган телдә исем маҗар. Kuczka Péter
Туган 1 март 1923(1923-03-01)[1][2]
Секешфеһервар, Секешфехерварский яраш[d], Фейер[d], Венгрия корольлеге
Үлгән 8 декабрь 1999(1999-12-08)[2] (76 яшь) яки 2 декабрь 1999(1999-12-02)[3][4] (76 яшь)
Будапешт, Маҗарстан
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Әлма-матер Будапиш технология һәм икътисад үнивирситите[d]
Һөнәре шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, писатель научной фантастики, тәрҗемәче

 Петер Куцка Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

1945 елга кадәр Будапештның Икътисад һәм технология югары уку йортында икътисад өйрәнә. 1948 елдан 1956 елга кадәр мәдәни сәясәт бүлегендә эшли,Маҗарстан язучылар Ассоциациясе секретаре, «Irodalmi Újság» (әдәби газета) редакциясе әгъзасы була. 1958 елдан бирле туризм буенча Милли Советта, газета-нәшрият компаниясендә эшли[6].

Иҗаты үзгәртү

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач ук беренче дебюты була .1940 еллар азагыннан–Маҗарстанда иң танылган прозаикларның берсе булып санала. П. Куцканың беренче шигырьләр җыентыгы 1949 елда дөнья күрә, ләкин 1956 елда сәяси сәбәпләр аркасында,Маҗарстан вакыйгаларыннан соң,автор үзенең шигырьләрен бастыруны тыя.

Маҗарстан һәм дөнья фантастикасы тарихына— иң беренче чиратта Маҗарстанның «Kozmosz Fantasztikus Könyvek» («Мора» нәшриятында «Космос») иң зур китап сериясенең мөхәррире буларак кереп кала[7].Ул Маҗарстан фәнни-фантастик әдәбиятына, шулай ук «Metagalaktika» һәм «Robur»журналларына сизелерлек йогынты ясый.

Европа фәнни фантастика җәмгыятен төзүдә, Евроконнар кагыйдәләрен эшләүдә катнаша.

Шигъри җыентыклар, фантастик хикәяләр, киносценарийлар, критик мәкаләләр һәм эссе, мемуарлар җыентыклары, фәнни-фантастик кино турында китаплар (1983), критик һәм фәнни-популяр мәкаләләр, төрле илләрдә дөнья күргән Маҗарстан фантастикасы антологиясенә кереш мәкаләләр авторы.

Маҗарстан фантастикасын дөньяда популярлаштыручы беренче автор.

Сайланма әсәрләр үзгәртү

  • "Мишура"
  • "Йолдызлар исеме" ( хикәяләр җыентыгы)
  • "Галактика юлы" (антология)
  • "Соңгы озын гомерле кеше " (антология, 1980)
  • "Соңгы озак гомерле кеше " (җыентык)

Сайланма киносценарияләр үзгәртү

  • 1966—Алмашынучан болытлы һава/ Változó felhözet
  • 1973—Вакыт тәрәзәләре/ Az idö ablakai
  • 1981 — Куркыныч эксперимент / A transzport

Бүләкләр үзгәртү

  • Ф. Баумгартен исемендәге Премия (1949)
  • Йожеф Аттилы исемендәге Премия (1950)
  • Кошут исемендәге Дәүләт премиясе (1954)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  3. Internet Movie Database — 1990.
  4. https://pim.hu/hu/dia/dia-tagjai/kuczka-peter
  5. BNF идентификаторы: ачык мәгълүматлар платформасы — 2011.
  6. Internet Speculative Fiction Database-1995.
  7. "Kozmosz Fantasztikus Könyvek» сериясе 1969-1987 елларда дөнья күргән һәм анда 132 том чыккан. Бу сериянең традицияләре (кайбер модификацияләр белән) «Galaktika fantastikus könyvek» сериясендә дәвам итә, анда 1988-1994 елларда 44 том чыга . Galaktika fantastikus Könyvek» сериясе 2005 елдан алып бүгенге көнгә кадәр чыгарыла.