Панча Ишварамнар (Шиваның биш сыену урыны) (там. பஞ்ச ஈஸ்வரங்கள்) Шива Һинд дине Ходае хөрмәтенә төзелгән булган. Гыйбадәтханәләр Шри Ланканың яр буе янында төрле юнәлешләрдә урнашкан. Һинд дине тарафдарлары ышанулары буенча бу биш сыену урыны Равана вакытында ук булган. Бу гыйбадәтханәләр Шри Ланкада Португалия колониаль чоры вакытында таланган һәм җимерелгән булган.

Эрудит галим һәм тарихчы, Доктор Пауль Э. Пьери 1917 елда Патша Азия Җәмгыяте җыелышында (Цейлон бүлеге) игълан иткәнчә:[1]

Виджаяның килүенә кадәр Ланкада Шиваның биш танылган Ишварамнары булган алар белән бөтен Һиндстанда сокланганнар һәм аларга табынганнар."

Панча Ишварамнарның Исемлеге үзгәртү

Исем Сурәт Юнәлеш Шри Ланка районнары Мәгълүмат
Нагулешварам   Төньяк Җаффна районы Нагулешварам шулай ук "Кеерималай Ковил" дип атала һәм Кеерималайда урнашкан.
Кетхеешварам   Төньяк Көнбатыш Маннар районы Кетхеешварам яки Тируккетишварам ул Теварам поэмаларында дан җырланган Шиваның 275 Паадал Петра Стхаламнарның берсе.
Конешварам   Көнчыгыш Тринкомалее районы Конешварам яки Тируконешварам биш Ишварамнар арасында иң популяр булып тора. Конешварам шулай ук "Тхен Кайлаям" буларак билгеле (Көньякның Кайлашы), чөнки ул Гималайлардагы Кайлаш Тавы белән бер озынлыкта.[2]
Мунешварам   Көнбатыш Путталам районы Риваять буенча, Рама Мунешварамга Равананы җиңгәннән соң зиярәт кылган.
Тондешварам   Көньяк Матара районы Тондешварам яки Тенаварам гыйбадәтханәсе башка Ишварамнардан архитектур стиле белән аерылып тора.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The Hindu Legacy to Sri Lanka By Nirmala Ramachandran, Stamford Lake (Pvt.) Limited, 2004
  2. [1] 2014 елның 5 декабрь көнендә архивланган. Ceylontoday (2014-01-26 02:05:00).