Пантелеймон Попов

рус һәм совет педагогы, дин тәгълимәте кандидаты, туган якны өйрәнүче белгеч һәм рәссам, ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1941)

Попов Пантелеймон Василий улы ( 18861972) — рус һәм совет педагогы, дин тәгълимәте кандидаты, туган якны өйрәнүче белгеч һәм рәссам, ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1941).

Пантелеймон Попов
Туган 1886
Хаяхсыт[d], Чурапчин олысы[d]
Үлгән 1972
Ангарск, Өркет өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
Әлма-матер Казан руханилар академиясе
Һөнәре укытучы, рәссам, өлкәне өйрәнүче, илаһиятче
Кардәшләр Попов Иван Васильевич[d]
Гыйльми дәрәҗә: илаһият кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

1886 елда Якут өлкәсе Чурапчин олысының Хаяхсыт авылында (башка мәгълүматлар буенча Арылах авылында[1] рухани Василий Степанович һәм аның хатыны Капитолина Димитриевна гаиләсендә туган; мәгърифәтче Димитрий Дмитриевич Поповның туганы[2], рәссамның абые - Попов Иван Василий улы[3].

Казан дини академиясенең әдәби бүлеген «Характеристика образования и воспитания в допетровской Руси: по рукописям Соловецкий библиотеки» чыгарылышы иншасы белән тәмамлый: моның өчен дин тәгълимәте кандидатына лаек була (1915). 1917 елда Мәскәүдә Православие чиркәвенең Поместный соборы эшендә катнаша.[4] Академияны бетерү белән 1920 елга кадәр Якут дини семинариясендә рус әдәбияты укытучысы булып эшли. 1920-1927 елларда Якутск мәктәпләрендә укыта. 1927-1931 елларда Якутск медицина техникумында рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. 1931-1932 елларда Мәскәүдә халык мәгарифе кадрларының квалификациясен күтәрү институтында тыңлаучы була, аны бетерү белән, 1932-1933 елларда Якут АССР-ның Халык мәгарифе комиссариатында кадрлар инспекторы булып эшли.

1933-1937 елларда Якут җәнлек тиреләре техникумында укытучы; 1937-1938 елларда Сәнгать эшләре буенча идарә инспекторы; 1938-1940 елларда — Якут балык техникумы укытучысы. 1940-1945 елларда ВЛКСМ өлкә комитетында якут теле укытучысы, шулай ук Якут сәнгать училищесында рәсем һәм хезмәт укытучысы. 1945-1947 елларда — СССР Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Тел, әдәбият һәм тарих институтының Якут филиалында тикшеренүче; 1947-1949 елларда — Якут сәнгать институты укытучысы; 1949-1950 елларда — Якут АССРы Министрлар Советы каршындагы мәдәни-агарту учреждениеләре буенча идарә инспекторы.

Попов Пантелеймон Василий улы Ярославский исемендәге Якут республика музеенда да эшли, туган якны өйрәнүче белгеч һәм этнограф буларак Якутиядәге сәяси сөргенчеләр тарихы буенча материаллар җыя. 1925-1930 елларда «Саха кэскилэ» («Якутларның киләчәге») фәнни-тикшеренү җәмгыйәятенең әгъзасы була. Рәсем сәнгатенә абыйсы Иванда укый. 1930 еллардан күргәзмәләрдә катнаша. 1940-1941 елларда Якут АССРы Рәссамнар берлегенең оештыру бюросы рәисе булып тора.[1]

1972 елда Ангарскида вафат була.[1]

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактаулы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.[1]

Чыганаклар үзгәртү

  • Потапов С. Якутска картинная галерея. — М., 1932. — С. 3, 7.
  • Потапов И. А. Первые художники Советской Якути. — Якутск, 1979. — С. 10, 17, 37.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү