Павел Пинигин

ирекле көрәш буенча Олимпия чемпионы

Павел Пинигин, Павел Павел улы Пинигин (сах. Пинигин Павел Павлович, 1953 елның 12 марты, СССР, РСФСР, Якутия АССР, Чурапчы улусы, Диринг) ― спортчы-көрәшче (ирекле стильдәге көрәш), СССРның атказанган спорт мастеры. Отставкадагы милиция полковнигы, «Динамо» җәмгыятенең республика советы җитәкчесе.

Павел Пинигин
Туган 12 март 1953(1953-03-12) (71 яшь)
Чурапчин олысы[d], Якут Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Украинаның физик тәрбия һәм спорт милли университеты[d]
Һөнәре көрәшче
Җефет Пинигина, Мария Джумабаевна[d]
Спорт такымы әгъзасы Армиянең үзәк спорт клубы[d]
Спорт ирекле көрәш[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Павел Пинигин. 2016 елның ноябре

1953 елның 12 мартында Якутия АССР Чурапчы улусы Диринг авылында туган. 1964 елдан ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый. 1966 елдан Чурапчы балалар-яшүсемрләр спорт мәктәбендә (ДЮСШ) танылган тренер Дмитрий Коркинда шөгыльләнә.

Киев дәүләт физик культура институтын[d] (1975) һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Идарә академиясен тәмамлаган.

1975―1987 елларда Кораллы Көчләрдә хезмәт итә;

1987―2009 елларда ― Саха Республикасы (Якутия) Эчке эшләр органнарында хезмәт итү;

2009―2010 елларда ― Саха Республикасы (Якутия) Президенты киңәшчесе;

2010―2011 елларда ― Саха (Якутия) Республикасы Физик культура һәм спорт буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары;

2013 елның сентябреннән ― Саха (Якутия) Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе «Югары спорт осталыгы мәктәбе».директорының беренче урынбасары.

Спорт карьерасы үзгәртү

1972 елда Тбилисида халыкара турнирда икенче урынны алып, СССРның спорт мастеры, шул ук елда Дөнья кубогының көмеш призеры була. 1973 елда Бөтендөнья Универсиадасында икенче урынны ала, А. Медведь призына халыкара турнирда җиңү яулый, 1974 елда СССР чемпионатының көмеш призеры була. 1975 елда СССР халыклары спартакиадасында җиңеп, зур халыкара карьерасын башлый.

1976 елда Монреальда узган җәйге Олимпия уеннарында 68 килограммга кадәр авырлыкта көрәшә. Көндәшләре:

  • беренче әйләнештә баллар буенча 8-3 исәбе белән Шабан Сейдины (Югославия) җиңә;
  • икенче әйләнештә баллар буенча 10-3 исәбе белән Мәхмәт Сарины (Төркия) җиңә;
  • өченче әйләнештә катнашмый;
  • дүртенче әйләнештә 4-3 исәбе белән Цедендамбин Натсагдордны (Монголия) җиңә;
  • бишенче әйләнештә 8нче минутта Рами Миронны (Израиль) җиңә, чөнки көндәше дисквалификацияләнә;
  • алтынчы әйләнештә тигез исәп белән (5-5) Ясабуро Сугаварага (Япония) җиңелә;
  • финал көрәшендә 12-1 исәбе белән Ллойд Батч Кизерны (АКШ) җиңеп, Олимпия уеннары чемпионы була.

1980 елда Мәскәүдә узган җәйге Олимпия уеннарында 74 килограммга кадәр авырлыкта көрәшә. Беренче өч көрәштә көндәшләренә туше[d] ясый, дүртенчесендә баллар буенча зур өстенлек белән җиңә, бишенчесендә көрәшне пассив алып бару сәбәпле дисквалификацияләнә, алтынчысында аңа Валентин Райчев (Болгария) туше ясый һәм Пинигин дүртенче урында кала.

Кораллы Көчләр (Киев) өчен чыгыш ясый. Өч тапкыр дөнья чемпионы (1975, 1977, 1978), ике тапкыр дөнья кубогын яулаучы (1976, 1977), Европа чемпионы (1975)[1], Дөнья кубогының көмеш призеры (1972), Бөтендөнья Универсиадасының көмеш призеры (1973), СССР чемпионы (1976), СССР чемпионатының көмеш призеры (1974, 1977, 1978, 1980), СССР халыклары Спартакиадасы чемпионы (1975), СССР халыклары Спартакиадасының көмеш призеры (1979), ветераннар арасында дөнья чемпионы (1993)[2].

Көрәшченең отышлы алымы булып көндәшенең иңбашын һәм ботын тотып, аяк астына чумып, авышып ыргыту исәпләнә [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Хөрмәт Билгесе ордены (1976),
  • ВЛКСМ Үзәк Комитетының «Спорт батырлыгы» билгесе (1976),
  • Якутскиның (1977) һәм Чурапчы улусының мактаулы гражданы.
  • Якутия АССРның атказанган физик культура хезмәткәре,
  • экстра-класс халыкара категорияле судья (1994).
  • Саха (Якутия) Республикасының XX гасыр спорт лауреаты,
  • Саха-Якутиянең югары ордены ― Поляр Йолдыз ордены (2006).

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

V, VI чакырылыш Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышының (Ил Түмэн?!) халык депутаты.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Мария Пинигина[d] (1958 елда Кыргызстан ССРда туган) ― спортчы (җиңел атлетика), 4×400 метр эстафетасында Олимпия чемпионы. СССРның атказанган спорт мастеры (1984)[4]. Өч уллары бар.

Хөрмәтләү үзгәртү

Павел Пинигин исеме белән Нерюнгри районындагы эре алтын рудасы ятмасы[5] һәм авырлыгы 63,37 карат булган алмаз[6] аталган.

Павел Пинигин ― ике китап авторы: «Олимпка юл» (рус. Путь к Олимпу, Якутск, 1984) һәм «Минем тормыш эшем – көрәш» (рус. Дело жизни моей — борьба; 1990, Киев).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. International Federation of Associated Wrestling Styles
  2. Павел Пинигин | Wrestsakha
  3. https://xn--80agpu5c.xn--p1ai/wp-content/uploads/2019/08/volnaya-borba.pdf 2023 елның 31 гыйнвар көнендә архивланган.. Шахмурадов Ю. А. Вольная борьба. Научно-методические основы многолетней подготовки борцов. — М.: Высш. шк., 1997. — 189 с, ил ISBN: 5-06-003450-Х
  4. Sakha Information Server — Гражданский сервер о Республике Саха (Якутия). әлеге чыганактан 2015-10-19 архивланды. 2023-11-06 тикшерелгән.
  5. Новости геологии / Чьими именами называют месторождения?.
  6. Пинигин Павел Павлович | Федерация спортивной борьбы России. әлеге чыганактан 2010-12-02 архивланды. 2023-11-06 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү